Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASA Церера планетасын якыннан күрсәтте


NASA Dawn исемле планетара станциясенең Церера кәрлә планетасы яныннан очу фотосурәтләрен тәкъдим итте. Аларны оешма бер-бер артлы тезеп видео ясаган.

Dawn планетара станциясе Церера планетасы янына 2015 елда очып килде. Шул ук елның августыннан башлап октябренә кадәр 1450 км ераклыктан төшерелгән фотосурәтләрдән NASA видеоязма әзерләгән.

Язмада төп игътибар Occator кратеры һәм Ahuna Mons тавына бирелә. Гомумән, видеода планета рельефы бик яхшы күренә. Видеоязма Герман аэрогаләм үзәгендә әзерләнгән, диелә рәсми сәхифәдә.

Dawn планетара станциясе үз очышын 2007 елда АКШның Канаверал галәм үзәгеннән башлаган иде. Аның максаты - Церера кәрлә планетасын һәм Веста астероидын өйрәнү. 2011-2012 елларда ул Веста астероидын өйрәнгәч, Церерага таба юл тотты. Әлегә ул Церера турында мәгълүмат җыюны дәвам итә.

Церера (Ceres) - Кояш системында Кояшка иң якын булган кәрлә планета. Астероидлар "биле"ндә урнашкан. Планета 1801 елда итальян астрономы Джузеппе Пиацци тарафыннан ачылган.

Шулай ук NASA үзенең Твиттерында Марсны гизгән Curiosity фотосурәтен урнаштырды. Оешманың рәсми аккаунтында "Curiosity селфи осталыгын камилләштерә" диелә .

XS
SM
MD
LG