Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2015 елда 140 мәгълүмат чарасы ябылган


Татмедиа коллегиясендә 2015 елда 140 мәгълүмат чарасының ябылганы хәбәр ителде.

Татарстан матбугат һәм мәгълүмат чаралары агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов идарәнең коллегия утырышында узган елга йомгак ясап, 2015 елда 140 мәгълүмат чарасы эшчәнлекне туктатты, дип белдерде. Басмалар санының кимүен Зарипов “яңа икътисади шартлар” белән аңлатты: рекламага акча кимегән, бастыру кыйбатланган, кәгазь бәясе 10% арткан.

Газета-журналларга язылу 4% артуга карамастан, тиражлары кимегән басмалар бар. Алар арасында “Ватаным Татарстан” (-13.9%), “Республика Татарстан” (-9.9%), “Шәһри Казан” (-34%), “Звезда Поволжья” (-10.8%).

2014 елда газета-журналлар сатылган 182 киоск булса, 2015 елда аларның саны 154 калган. Матбугат чаралары, радио һәм телевидение каналлары эшләрен интернетка күчерә.

XS
SM
MD
LG