Accessibility links

Telegram өчен кырымтатар стикерлары ясалды


Telegram хәбәрләр алмашу хезмәте өчен кырымтатар милли киемле егет һәм кыз сурәте белән стикерлар барлыкка килде. Аларны Мәскәүдә яшәүче Әхтәм Медведев ясады.

Telegram мессенджеры өчен кырымтатар милли киемле егет һәм кыз сурәтле һәм кырымтатар телендә язулары булган стикерлар ясалды. Бу турында 15 минут агентлыгы хәбәр итә.

Стикерларны Мәскәүдә яшәүче кырымтатар Әхтәм Медведев әзерләгән. Ул туризм өлкәсендә эшли, бу рәсемнәрне үзе өчен генә ясаган. Дуслары исә аларны эшләп бетереп, Telegram-га өстәргә тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта аларны мессенджерга йөкләп була.

"Telegram өчен стикерлар ясап булганын беләм, шуңа күрә бу мөмкинлектән файдаландым да. Viber-га да ясарга теләгән идем, әлегә ул хезмәттә андый мөмкинлек юк. Ният - Facebook-ка да чыгарга, анда бу эш авыррак булыр", дип сөйләде Әхтәм Медведев.

Бер ай элек Азатлык Telegram өчен татар стикерлары һәм намаз вакытлары програмы ясалганын хәбәр иткән иде. Mardesign студиясе ясаган бу стикерларны мессенджерга програмчы Рөстәм Хәйруллин өстәгән иде.

Telegram - хәбәрләр алмашу өчен махсус хезмәт (мессенджер). Аны дөнья буйлап 60 миллионнан артык кеше куллана. Ул Вконтакте челтәрен оештырган һәм соңрак Русиядән киткән Павел Дуров тарафыннан ясалды. Telegram иң имин, ябык кодлы мессенджер булып санала.

Кырымтатар стикерлары
Кырымтатар стикерлары

XS
SM
MD
LG