Accessibility links

"Йолдыз сугышлары" дөнья буйлап 2 миллиард доллар җыйган


"Йолдыз сугышлары: Көч уянуы" фильмы күренеше
"Йолдыз сугышлары: Көч уянуы" фильмы күренеше

"Йолдыз сугышлары" эпопеясенең җиденче фильмы дөньякүләм прокатта 2 миллиардтан артык доллар җыйган. Ул кино тарихында иң күп акча җыйган фильмнар исемлегендә өченче урынны яулады һәм Disney ширкәтенең иң керемле фильмына әйләнде.

Кино җанатарлары арасында "Йолдыз сугышлары" фильмнар сериясен карамаган кеше юктыр, мөгаен. Ул иң танылган фантастик фильмнарның берсе. Узган елның декабрь аенда озак тәнәфестән соң сериянең чираттагы, җиденче өлеше дөнья күрде. "Йолдыз сугышлары: Көч уянуы" (Star Wars: Episode VII - The Force Awakens) дип аталган бу эпизод әле һаман кинотеатрларда күрсәтелә. Һәм рекордлар куюын дәвам итә.

Фильм чыннан да Disney ширкәте өчен иң уңышлы булып чыкты. Прокат башлануга ук ул рекорд артыннан рекорд куя башлады. Мәсәлән, ул беренче көн дәвамында, беренче атна ахыры эчендә, беренче атна дәвамында тарихта иң күп акча җыя алды. Шулай ук ул тарихка иң тиз $1 миллиард җыйган фильм буларак керде. Соңгы атнада "Көч уянуы" $2 миллиард чиген уза алды һәм кино тарихында иң күп акча җыйган фильмнар арасында өченче урынга ныклап урнашты (беренче ике урынны "Аватар" белән "Титаник" алып тора).

"Йолдыз сугышлары: Көч уянуы" фильмыннан күренеш
"Йолдыз сугышлары: Көч уянуы" фильмыннан күренеш

Brand Finance финанс журналы чыгарган мәгълүмат буенча, фильм ярдәмендә Walt Disney бренды иң тәэсирлегә әйләнде. Брендның гомум бәясе $31 млрд дип бәяләнсә, "Йолдыз сугышлары" бренды - $10 млрд тәшкил итә.

Фильмның шулкадәр уңышлы булуы сәбәбе нинди? Мөгаен, аның инде берничә дистә еллар дәвамында зур җанатар төркемен туплауда. Беренче трилогия инде ерак 1977-1983 елларда чыкты. Шуннан бирле фильм тирәсендә зур аудитория туплана. 1997 елда, яңадан эшкәртелеп һәм заманча махсус эффектлар өстәлеп, бу фильмнар янә кинотеатрларны яулый. 1999-2005 еллар дәвамында икенче трилогия дөнья күрә.

Фильмнардан тыш "Йолдыз сугышлары" галәме турында күпсанлы мультфильмнар төшерелә, комикслар ясала, уенчыклар чыгарыла. Кыскасы, әлеге темага игътибар бик көчле була һәм менеджерлар аннан оста гына акча башкарырга тырышканнар.

"Йолдыз сугышлары: Көч уянуы" вакыйгалары соңгы фильмнан соң 30 ел узгач урын ала. Яңа оешкан Беренче Орден янә галәмне яулап алырга тырыша. Рей исемле яшь кыз һәм Орденнан качкан элекке гаскәри Финн галәмне коткару юлына басалар. Һәм, нәтиҗәдә, тамашачыларга инде таныш Хан Соло һәм генерал Лея такымына кушылалар.

Фильм белән кызыксыну татар аудиториясендә дә көчле. Әйтик "Безнең тәҗрибә" тәрҗемәләр төркеме аның трейлерын татар теленә дә тәрҗемә иткән. Татарча трейлер чыгуга "тулысынча татарча тавышландырылган фильмны көтәбез" дигән фикер дә яңгырады.

"Йолдыз сугышлары" белән кызыксыну алга таба арта гына барыр. Һәрхәлдә, Disney ел саен яңа фильмнар чыгарырга ниятли. Әйтик, 2016 һәм 2018 елларда "Читкә кагылган" һәм "Хан Соло" дигән спин-оффлар көтелсә, 2017 һәм 2019 елларда фильмның VIII һәм IX өлешләре чыгачак. Авторлар шуннан соң да эпопея дәвам итәчәк дип ышандыра.

XS
SM
MD
LG