Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым Югары мәхкәмәсе "26 февраль" эшен яңа тикшерүгә җибәрде


"26 февраль" эше нигезендә хөкем көтүче Али Асанов
"26 февраль" эше нигезендә хөкем көтүче Али Асанов

Кырым Югары мәхкәмәсе Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз гаепләнгән җинаять эшен өстәмә тикшерү өчен кире кайтарды.

Кырым прокуроры Наталья Поклонская Югары мәхкәмәнең "26 февраль" эшен кире кайтару карарына ризасызлык белдерде.

"2016 елның 15 февралендә Кырым Югары мәхкәмәсе 2914 елның 26 февральдә Кырымда бәрелешләр турындагы эшне тикшереп бетерергә кушып кире җибәрде. Бу карар әле гамәлгә кермәгән, мин аны шикаять итәчәкмен", дип белдерде Поклонская.

"26 февраль" эшендә гаепләнүчеләрнең берсе - Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз. Кырымтатар хәрәкәте ике ел элек аннексиягә каршы урам җыены оештырып көч куллануда гаепләнә. Али Асанов һәм Мустафа Дегерменджи җыенда катнашуда гаепләнә. Этеш-төртештә ике кеше һәлак булды. Шул ук җыеннарда катнашкан Аксеновның урыс милли хәрәкәте активистларына гаепләү белдерелмәде.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Чийгөз, Асанов һәм Дегерменджине "сәяси тоткыннар", дип игълан итеп аларны иреккә чыгарырга чакырды.

Дүшәмбе көнне Кырымтатар Милли мәҗлесенең беренче рәис-урынбасары Нариман Җелал урыс хакимияте билгеләгән прокуратурага чакырылды һәм анда аңа шушы оешманың эшчәнлеген тулысынча тыю турында күрсәтмә тапшырылды.

XS
SM
MD
LG