Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Хабаровскида татар рухи-мәдәни үзәген булдыру нияте бар. Хәмзә хәзрәт Кузнецов татарларның күпләп урыслаша баруына борчылу белдерә.

Хабаровски өлкәсе мөселманнары инде 17 ел мәчет төзү өчен көрәшә. Хәзер булган гыйбадәт йортына татарлар йөрми икән. Хабаровски крае мөселманнарының "Содружество" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәмзә Кузнецов моны үзенчә бәяли. Аның белән төбәктәге татар-мөселманнар турында сөйләштек.

– Хәмзә хәзрәт, 2013 елда Хабаровскида мәчет төзүгә рөхсәт бирмәү сәбәпле, мөселманнар митингларга чыгу белән янаган иде. Бүген хәл ничек тора?

– Мәчет әле хаман да юк. 17 ел инде җитәкчеләр вәгъдәләр генә бирә. Җитәкчеләр, оешмалар алмашты, әмма мәчет төзелеше өлкәсендә бернинди алга китеш юк. Әле уңышка ирешә алмыйбыз. Гыйбадәт йортлары гына бар. Анда нигездә Үзәк Азия, Кавказ мөселманнары җыела. Татарлар җомга намазына да йөрми. Шуңа үзебезнең татар агарту-мәдәни үзәген ачарга телибез. Ул үзе эченә мәчетне дә алыр иде. Татарлар мәчеткә башка милләтләрне, менталитетны бик кабул итеп бетермәгәнгә йөрми кебек.

– Мондый үзәк булса йөрерләр дип уйлысызмы?

– Әйе йөриячәкләр. Вәгазьләр, никахлар, бала туйлары һәм башкалар ана телендә, үзебезчә оештырылса йөрерләр иде. Без әле татар гимназиясен дә оештырмакчы булабыз. Ул ислам компоненты белән булачак. Анда тарихка да башка күзлектән карау булыр иде. Балалар бакчасы да кирәк. Болар планда бар-барын.

– Хабаровскида татарлар күпме?

– Соңгы җанисәптә Хабаровски өлкәсендә 8 мең иде. Хабаровски шәһәрендә биш меңгә якын. Кыскасы, татарлар җитәрлек. Безнең кайбер милләттәшләребез кафелар тота. Ябык зыялылар клубы бар. Яшьләр эшли. Хәрәкәт бар, әмма өлкә хөкүмәте һәм Татарстан ягыннан бернинди дә ярдәм юк. Шуңа алга китеш тә юк.

Татар конгрессы кунаклары - Хабаровскида: Ринат Закиров(у). 2011 ел.

Татар конгрессы кунаклары - Хабаровскида: Ринат Закиров(у). 2011 ел.

Татарлар бу яклардан күпләп күченеп китә. Алар гомумән Ерак Көнчыгыштан китәләр. Калганнары исә зур тизлек белән урыслаша бара. Шулай ук диннәрен дә алмаштыра. Ассимиляция бик көчле. Минем туганнарымның ата-бабалары татар, әмма балаларын инде урыс дияргә була. Алар православ динендә, телне дә, гореф-гадәтләрне дә белми. Мәчет булмау да моңа тәэсир итә, ә җирле җитәкчеләргә бу файдага гына.

– Татарлар күченә дидегез, алар Татарстан-Башкорстан якларына күченәме?

– Нигездә Краснодарга. Татарстан, Пенза, Самарга китүчеләр дә бар. Җылырак, арзанрак булган җирләргә китәләр. Монда бик салкын бит.

– Алар татарлыкларын саклап калыр өчен күченәме, яисә башка сәбәптәнме?

– Юк. Ассимиляция хакында татар җәмгыяте җитәкчеләре, мөселман руханилары гына борчыла, ә халыкка иң мөһиме кесәсе буш булмасын, өстәле тулып торсын. Шуңа татарлыкны саклау өчен күчмиләр, яхшырак тормыш эзләп китәләр.

20 ел элек Ерак Көнчыгышта татарлар 109 мең иде, хәзер 46 меңгә калды. 20 елда ассимиляция 50% булган. Аларның бер өлеше киткән дип саныйк, әмма урысларга әйләнүчеләр дә бик күп. Нәселдән-нәселгә телне, динне оныталар. Үз ана телендә аралашырга, үзләрен татар дип атарга оялалар. Шуңа Татарстан җитәкчелеге дә бу якка күбрәк игътибар итсен иде.

Хабаровскидагы әлеге мәчет торак йорт буларак теркәлгән

Хабаровскидагы әлеге мәчет торак йорт буларак теркәлгән

– Сез татар үзәге төзисе килә, дисез. Ә моның өчен финанс мөмкинлекләр бармы?

– Җир мәсьәләсе авыр тора. Шуңа мәчет тә, башка комплекс та төзеп булмый. Гәрчә инкыйлабка кадәр монда шәһәр үзәгендә мәчет булган. Барлык архив документларны күтәрдек, җитәкчелеккә күрсәттек, безне ишетәләр, ләкин берни эшләмиләр. Алар турыдан-туры кире дә какмый. "Җир бирербез, әйдәгез эзләп карыйк”, диләр. Бер җирне тәкъдим иткән идек. Инде бөтен документларны әзерләгәч, дүрт елдан соң безгә әйтәләр: “1950 елны инде ул җир саклану министрлыгына бирелгән булган икән”, дип. Шулай итеп 600 мең сум акчабыз җилгә очты.

– Мөфтиләр өлкә җитәкчелегенә мәчет сорап хатлар язганы булмадымы?

– Күп тапкырлар булды. Бездән генә дә хөкүмәткә 83 хат китте. Алардан тагын да күбрәктер, әмма әлегә нәтиҗәсез.

Бу Нәфигулла хәзрәт Ашировка карый торган җирлек. Ул килгән иде, әмма хөкүмәт аны бик кабул итеп бетерми. Гәрчә мөселманнар аны хөрмәт итсә дә. Русия үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин килгәне юк.

Монда Тәлгать Таҗетдин имам итеп үз кешесен җибәрде. Ул гыйбадәт йортында имам булып тора һәм Үзәк Азия, Кавказ мөселманнары тәэсиренә эләкте. Монда ингушлар бик актив. Исламны милләткә бәйле түгел дип әйтсәләр дә ул милләткә бәйле һәм һәр милләт юрганны үзенә таба тарта. Гыйбадәт йортында татарлар булмагач вәгазьләр дә урысча бара.

– Казанда ел саен татар имамнары җыены уза. Сезнең яклардан анда катнашучылар бармы? Бу мәсьәләләрне күтәрмәдегезме?

– Берничә тапкыр бардым. Мондагы проблемнар билгеле бит инде. Интернетта да күп языла. Нәтиҗәсе генә юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG