Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

Николай Никифоровтан плагиат өчен кандидатлык дәрәҗәсен алырга мөмкиннәр


Николай Никифоров

Николай Никифоров

"Диссерент" җәмгыяте, Русиянең коммуникация һәм элемтә министры Николай Никифоров кандидатлык диссертациясе эшендә үзенә кадәр язылган ике хезмәттәге битләрне аерым сүзләрне генә алыштырып күчергән, дип белдерә.

Интернеттагы "Диссерент" җәмгыяте Русия мәгариф министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенә (ВАК) Русия коммуникация һәм элемтә министры Николай Никифоровның кандидатлык дәрәҗәсен алу турында мөрәҗәгать әзерләде. Бу хакта "Коммерсант" яза.

"Диссерент" җәмгыяте волонтеры Леонид Волков белдерүенчә, Никифоровның кандидатлык диссертациясе "Дәүләт электрон хезмәте күрсәтүдә мәгълүмат агымы белән инновация моделе нигезендә идарә итү (Татарстан мисалында)" хезмәте башка ике хезмәтне: ниндидер Сосновский һәм Александр Юртаевныкыннан күчереп язып кушу нәтиҗәсендә туган.

"Сосновскийда "медицина хезмәте күрсәтү системасында идарә моделе” турында сүз барса, Никифоров әлеге хезмәттәге бит артыннан битне алып "медицина хезмәте" дигән сүзләрне "дәүләт хезмәте"нә, "сәламәтлек саклау оешмасы"н "дәүләт органнары"на алыштыра һәм башкалар", дип белдерә Волков. Аның фикеренчә министрның эше – "надан плагиат". Якын араларда гариза ВАКка җибәреләчәк.

Никифоров 2010-2012 елларда Татарстан вице-премьеры, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры иде. 2004 елда ул Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. Никифоров кандидатлык диссертациясен 2011 елның декабрендә Казан тикшеренү һәм технология университетында (КХТИ) диссертацияләр шурасы каршында яклый.

XS
SM
MD
LG