Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Җәмигъ мәчете буйлап экскурсия түләүле булачак


Берничә ел дәвам иткән төзекләндерүдән соң, мәчет узган елны ачылды.

1 марттан Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге экскурсия 300 сумга төшәчәк. Кызыксынучыларга мәчетнең барлыкка килү тарихын, архитектура нечкәлекләрен сөйләячәкләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ул бушка, ә мәктәп яшендәгеләргә, пенсионер һәм инвалидларга 50% ташлама белән булачак.

Мәскәүнең иң борынгы мәчетләреннән булган әлеге гыйбадәт йорты яңартылып төзелгәннән соң узган елның 23 сентябрендә ачылды. Төзекләндерүдән соң, Җәмигъ мәчете комплексының мәйданы 20 тапкырга артып, хәзер 19 мең дүрткел метр тәшкил итә. Мәчет Европадагы иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе. Анда берьюлы 10 мең мөселман намаз укый ала. Манараларның биеклеге 78 метрга җитә, 48 метр биеклектәге гөмбәз алтын белән йөгертелгән.

Рәсми мәгълүматларга күрә, мәчетне төзекләндерү 170 миллион долларга төшкән.

XS
SM
MD
LG