Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Шакиров эшенә Кашаповны гаепләгән белгеч җәлеп ителә


Җомга көнне Биектау мәхкәмәсендә милли хәрәкәт активисты Айрат Шакиров эшен тикшерү дәвам итте. Чираттагы утырыш 3 мартка билгеләнде.

Биектау мәхкәмәсенең җомга утырышында Айрат Шакировның (Гомәр хәзрәт Батырша) “ВКонтакте челтәренә куйган” дип саналган видеоның экстремизмга өндәвен тикшерү дәвам итте.

“Видеоның экстремистик эчтәлеге турында үзен юрист һәм тарихчы дип таныткан яшь кенә егет сөйләде. Ул адвокатларның бер соравына да җавап бирә алмады, әмма прокуратура аның ягында булды”, диде Азатлыкка Гомәр Батырша.

Гомәр хәзрәт Батырша Дагыстанда мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы митинг видеосын ВКонтакте социаль челтәре аша таратуда гаепләнә. Прокуратура бу видеоны экстремизмга өндәү дип бәяләп активистны җинаять җаваплылыгына тартырга тели. Батырша видеоны куймавына дәлилләр китерә. Мәхкәмә утырышлары гыйнвардан дәвам итә.

Гомәр Батырша утырышка яклаучылары Руслан Гарифуллин, Фәрит Зәкиев, Ринат Нургали белән барган. Адвокат Гарифуллин сүзләренә караганда, чираттагы утырышка Рәфис Кашаповның мәкаләләрен экстремистик дип тапкан белгеч чакырылган. Чираттагы утырыш 3 мартка билгеләнде.

Татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Русиянең Кырым аннексиясенә каршы чыгуы турындагы язмалары өчен 2015 елның 15 сентябрендә 280нче маддәнең икенче өлеше, 282нче маддәнең беренче өлешләре нигезендә илне җимерүгә чакыру, экстремизм һәм терроризмда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG