Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google һәм Яндекс хәбәр хезмәтләре тыелырга мөмкинме?


Русия Дәүләт Думасына хәбәр хезмәтләрен (агрегаторларын) мәгълүмат чараларына тиңләгән канун өлгесе кертелде. Бу илдә Google News һәм Яндекс.Новости кебек хәбәр хезмәтләренең тыелуына китерергә мөмкин.

Русия Дәүләт Думасы депутатлары Алексей Казаков һәм Александр Ющенко Русиядә интернеттагы хәбәр хезмәтләре мәгълүмат чаралары булып саналырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим иттеләр. Моның өчен алар ММЧ турында канунга "хәбәр агрегаторы" дигән төшенчә кертергә җыеналар.

Канун кабул ителгән очракта көненә миллионнан артык кеше караган Google News, Яндекс.Новости һәм кайбер башка хезмәтләр өчен махсус кагыйдәләр гамәлгә керәчәк. Әйтик, дөрес булмаган мәгълүмат өчен аларны штраф көтәчәк. Шулай ук бу хезмәтләр капиталында чит ил ширкәтләре кереме 20% белән чикләнәчәк.

Хәбәр хезмәтләре көн саен җыелган мәгълүматларны тикшереп торырга тиеш булачак. Мәсәлән, алар күрсәткән мәгълүматларда экстремизмга чакыру, корал һәм наркотиклар тарату, сүгенү сүзләрен куллану булмаска тиеш. Андый мәгълүмат табылган очракта, Роскомнадзор ресурска кисәтү ясаячак һәм, мәгълүмат бетерелмәсә, аны Русиядә тыя алачак.

2010 елдан Яндекс хезмәте татар телендә эшли
2010 елдан Яндекс хезмәте татар телендә эшли

Шулай ук канун өлгесендә "мәхкәмәдән тыш" чаралар турында да әйтелә. Бу очракта хәбәр хезмәтен аерым очракта кисәтүсез һәм мәхкәмәсез ябырга мөмкиннәр булып чыга.

Канун өлгесе авторларының берсе Александр Ющенко белдергәнчә, интернет кулланучыларының 60%-ы хәбәрләрне нәкъ хәбәр хезмәтләреннән укый. Димәк, бу хезмәтләр эчтәлек өчен башка мәгълүмат чаралары кебек үк җавап тотарга тиеш, дип саный депутат.

Белгечләр фикеренчә, канун берничә дистә ресурска кагылачак. Алар арасында Google, Яндекс, Mail.ru, Rambler кебек ширкәтләрдән тыш Facebook, Twitter һәм Вконтакте социаль челтәрләре дә булырга мөмкин.

Министрлык һәм Яндекс каршы

Русия элемтә министрлыгы бу канун өлгесенә каршы чыкты. Министр урынбасары Алексей Волин фикеренчә, бу гәзит киоскларын да мәгълүмат чараларына тиңләү кебек булачак. "Без гәзит киоскы тәрәзәсендә гәзит-журналларның тышлыкларын күрәбез бит, алар да хәбәр агрегатлары булып чыгамы?", дип белдерде ул.

Яндекс ширкәте дә канун өлгесен кискен тәнкыйтьләде. Ширкәт блогында чыккан белдерүдә канун кабул ителсә, Яндекс.Новости хезмәте ябылырга мәҗбүр булачак диелә.

Яндексның яңалыклар хезмәте көненә җиде мең чыганактан йөз меңгә якын яңалыкны индекслый. Димәк, барлык бу мәгълүматларны тикшереп, чистартып барырга мөмкин түгел.

Шулай ук хәбәр хезмәте башка мәгълүмат чарасы язмалары өчен җаваплылык тота булып чыга. Тик ММЧ турында канун нигезендә, андый җаваплылык бары тик хәбәр авторына гына карый.

Татар хәбәр хезмәтләре бармы?

Татар телендә хәбәр хезмәтләре юк дәрәҗәсендә. Аерым хәбәрләрне туплаучы берничә блог һәм кушымта бар, шулай да, канун өлгесе бары тик күпсанлы кулланучылары булган ресурсларга гына кагылачак. Шуңа бәйле татар телле ресурсларга әлегә канун янамый.

Русия Президентының интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко исә канун тирәсендә тавышны куртмаска чакырды. Аның сүзләренчә, бу әлегә проект булып кына кала.

XS
SM
MD
LG