Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Гүзәл Яхина: "Зөләйха – милләт түгел, аерым бер кеше тарихы"


10 март Казанның Милли музеенда язучы Гүзәл Яхина белән узган очрашу җәнҗал белән тәмамланды. Татар язучыларының кайберләре "Зөләйха күзен ача" әсәре татарларны начар яктан күрсәтә дип авторга гаеп белдерде.

Милли музей җитәкчелеге "Зур китап" премиясенә лаек булган язучы Гүзәл Яхина белән очрашу оештырды. Сәгать кичке бишкә билгеләнгән чара башланыр алдыннан ук бер генә буш урын да калмаган иде. Очрашу урыны да кысан иде. Казанда туып-үскән Гүзәл Яхина белән аралашырга килүчеләр саны да шактый иде. Кереп өлгерүчеләр урын тапты, таба алмаганы – басып торды. Язучының туган көненә чәчәкләр дә тотып килүчеләр күренде. Шунда ук зур шау-шу куптарган, Русиядә бестселлерга әверелгән китапны сату да оештырылган иде.

– Китап ничә сум тора?

– 480 сум. Пенсионерларга – 10 процент ташлама.

Сатып алырга дип чират торучы күренмәде, очрашуга килүчеләрнең күбесе әсәрне инде укыган булып чыкты. Китап башта 3 мең тираж белән басылган булса, хәзер аның гомум саны 47 меңгә җиткән.

Очрашу алдыннан Гүзәл Яхинаның тормыш юлын сөйләделәр, аны мактадылар. Татар исемле язучы Виктор Пелевинны да “Зур китап” премиясендә узып китә алган икән, бу – зур казаныш дигән бәя бирелде. “60-70нче елларда китапларны эзләп табып, чиратка басып укыган чаклар бар иде. Василий Аксеновны шулай укый идек. Соңгы елларда китапка карата кызыксыну, эзләп табып уку галәмәтен Гүзәл Яхина кире кайтарды. Бик күптәннән мондый күренеш күзәтелмәде. Гүзәл кешеләрне яңадан китап укырга өйрәтте”, дип чыгыш ясадылар.

Гүзәл Яхинага сүз бирелде, ул озак нотык тотмады.

“Мин бу әсәрне сигез ай яздым. Яздым да, озак кына әсәр итеп укмаштыра алмадым. Аннары бу эшнең серләренә өйрәндем. Сюжетларны берләштерү эшенә төшендем. Беренче вариантта Йосыфның язмышы ничек булачагы да тасвирланган иде, әмма соңыннан баш тарттым.

"Минем әсәр – ул бер гади авыл хатыны тормышы"

Минем әсәр – ул бер гади авыл хатынның тормышы. Зөләйханың прототибы үземнең әбием дисәм дә, чынында әбием - сөргенгә җибәрелгән әти-әнисенең Себердә туган баласы. Ул Татарстанга җиткән кыз булып кире кайта. Әсәр кеше язмышы, авыр вазгыятьтә кешеләрнең кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча психологик киртәләрне узу турында”, диде ул. Аннары "күп сөйлисем килми, сорауларыгыз булса, бирегез, аралашыйк", дип тәкъдим итте.

Бу сүзне әйтү булды урыннан бер абзый торып басты. Озын-озак соравын укмаштыра алмады, әллә мактый, әллә тәнкыйтьли – аңлашылмый. Ул сөйләгән саен залда канәгатьсезлек белдерү, гүләү башланды. Халык арасында “Конкрет сорау бирегез!” дигәч очрашуга килүче: “Татарстанда сезнең әсәрне кабул итмәделәр, бик нык тәнкыйтьләделәр. Сезнең әсәр милли хисләрне таптау дип бәяләнде. Моңа карашыгыз нинди?” дип сорады.

Гүзәл Яхина озак кына сүзен башламыйча торды, чөнки зал бу сорауны ошатмыйча тынычлана алмады. Кемдер сорау бирүчене сүгә, кемдер аны яклый. Кунакка килүчеләр арасында мөнәсәбәтләрне ачыклау китте.

"Роман милли түгел, аны татар әсәре дип әйтеп булмый. Киресенчә, аны милли яссылыктан читкә чыгарасым килде"

“Роман милли түгел, аны татар әсәре дип әйтеп булмый. Киресенчә, аны милли яссылыктан читкә чыгарасым килде. Бу – бары тик кешеләр турындагы әсәр. Үлем белән яшәү арасында калганда кешеләрнең нинди чиккә җитә алуын тасвирларга тырыштым. Ул вакытта миллилек дә, динилек тә, социумдагы дәрәҗә дә икенче планга күчә. Үләм яки яшәп калам дигәндә кешеләрнең үзара аралашуы, яшәеше нинди була алганын күрсәтергә тырыштым. Бу татар яки урыс укучысына да тәгаенләнгән китап та түгел. Әгәр дә кешеләрдә каршылыклы фикер тудырган икән, мин шат кына. Төрле фикерләр әйтелүе дә – игътибар билгесе”, дип тыныч кына аңлатты язучы.

Әмма тамашачылар моның белән генә тынычланмады. Урыннан торып Яхинага: “Сезнең җиде миллион татар исеменнән мондый әсәр язарга хокукыгыз юк! Әбием – репрессия корбаны. Гаиләм, милләт нинди афәт, сират күперен үткәнен, ул тарихны бик яхшы беләбез. Аллаһның нәфрәтеннән куркыгыз бераз!” дип кычкырдылар. Бу сүзләрдән соң зал шартлый язды. “Очрашуны коточкыч тамашага әверелдерделәр”, дип торып чыгып китүчеләр дә булды. Арткы рәтләрдән: “Провокаторларны залдан куып чыгарыгыз! Алар бит махсус болгатырга килгән. Ник бу әсәрне үзегезгә үлчисез соң?” дип канәгатьсезлек белдереп кычкыручылар да булды. Оештыручылар залны шактый вакыт тынычландыра алмады.

Гүзәл Яхина чыгып китмәде, сорауларга ачык булуын әйтте. Әйтергә кирәк: язучы үзен бик тыныч, әдәпле, лаеклы тотты. Төрле үпкәле сүзләргә ул ярсымады, тәрбиясез аралашуга да кызып китмәде.

"Төрле исемнәр уйладым, Зөләйха – иң уңышлысы дип таптым"

“Сөйләшәсебез килә икән, әйдәгез тынычланыйк, бер-беребезне тыңлыйк. Мин сорауларга җавап бирүдән баш тартмадым. Әйе, әсәр каһарманы – татар хатыны. Төрле исемнәр уйладым. Зөләйха – иң уңышлысы дип таптым. Мин үз исемемнән яздым. Бу милләт түгел, ә аерым бер кешенең тарихы.

Тагын ике хикәям бар. Бары тик гап-гади кешеләрне язмышларын бәян итәсем килде. Әсәрне язганда милләтне тәрбиялим дип уйламадым”, дип сөйләде язучы. Әмма залдагыларга бу җавап ошамады. “Язганда уйларга кирәк! Бу әсәр татарларда нәфрәт уятты!” дигән сүзләр әйтеп язучының авызын ябарга тырыштылар.

“Зөләйха күзен ача” авторын яклаучылар да булды. Әмма аларның һәр сүзен бер почмакка оешкан татар язучылары, шагыйрәләре, укытучылары тәнкыйте белән күмәргә тырышты.

"Ник гел начарны күрәсез соң? Кайда монда татарны мыскыллау?"

“Ник гел начарны күрәсез соң? Кайда монда татарны мыскыллау? Карагыз: 100 яшькә җиткән ана һәм ул мөнәсәбәтләрен! Бу бит бары тик ныклы нигезле гаиләдә генә була ала, идеаль мөнәсәбәтләр. Әсәрдә ананың улына карата, улының анага карата күпме ярату, ихтирам итү ярылып ята. Татар хатыны да кайнанасына бер генә каршы сүз дәшми, сабыр, ул аны карый. Бу – татар хатыннарның миһербанлык билгесе. Зөләйха нинди генә авыр хәлләргә тарымасын – яшәп кала, эшчән, тырыш, түземле, уктан да атарга өйрәнә, улын да тәрбияли, кешеләр белән дә матур мөгаләмә кора белә. Татарлар барысы белән дә уртак тел таба белә. Болар – барысы да уңай сыйфатлар! Барысы да дөрес бит. Әгәр кемдер авыр сүз белән дәшсә, рәнҗемәгез”, дип язучыдан гафу үтенде бер укучы.

Гүзәл Яхинага ислам динен дә бутап бетергән дигән тәнкыйть булды. Моны да кичә вакытында искә төшерделәр.

“Ул вакытта ислам дине белән татар мифологиясе бергә үрелеп барган. Мин Катанов, Каюм Насыйри хезмәтләрен дә укыдым. Алар да татар халык иҗатында йорт ияләренең дә башкаларның да барлыгын, халыкның аларга ышынганын тасвирлый. Күптән түгел “Присказки и заговоры татар” дигән фәнни хезмәткә юлыктым. Татарларның көнкүрештә аларны куллануы турында язылган. Бу бит мин уйлап тапкан әйберләр түгел”, диде автор.

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзен ача” әсәре егерме телгә, шул исәптән татарчага да тәрҗемә ителә. Китап 28 илдә нәшер ителер дип көтелә. Моннан тыш кино да төшерелүе хакында билгеле булды. Язучыдан төп рольдә кемне күрергә телисез дип кызыксындылар.

"Зөләйха ролендә Чулпан Хамматованы күрәм"

“Бу рольгә 100 процент Чулпан Хамматова туры килә. Мин аны күрәм. Чыгышы, әсәрдәге каһарманның яше, холкы белән дә килешә. Аның белән бу турыда сөйләштеләр. Әмма рольне кемгә бирү, актерны билгеләү – әсәргә нигезләнеп кинофильм төшерергә алынган телеканал эше. Мин киңәш кенә итә алам. Әлегә берни билгеле түгел.
Әлмәт татар дәүләт театрында эшләүче Искәндәр Сакаевның да бу эшкә алынырга теләвен ишеттем. Аны бик хөрмәт итәм. Искәндәр әсәремне сәхнәләштерә алса, бәхетле булачакмын”, дип әйтте.

Очрашу сәгать ярым барды. Соңыннан телегән кеше Гүзәл Яхинаның автографын алды, фотога төште, чәчәкләрен бүләк итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG