Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:57

Русиянең Сүриядән гаскәр чыгару белдерүен ничек аңларга?


Русиянең Сүриядәге Хмеймим ныгытмасында гаскәр чыгару тантанасы. 15 март 2016

Русиянең Сүриядәге Хмеймим ныгытмасында гаскәр чыгару тантанасы. 15 март 2016

Русиянең Сүриядән гаскәрләрнең бер өлешен чыгару турындагы белдерүе Женева сөйләшүләренә көтелмәгән борылыш бирде. Сөйләшүләрнең дәвам итү-итмәве Русиянең гамәлләренә бәйле.

Русия президенты Владимир Путин Русиянең Сүриядәге гаскәрләренең төп өлешен чыгара башларга фәрман бирде. Ул бу карарын хәрбиләр алдында куелган максатларның үтәлүе белән аңлатты.

“Русия гаскәрләрне чыгара” диючеләр, бу белдерүнең ничек әйтелгәненә игътибар итсен иде. Гаскәрләрнең кайсылары һәм кайчан чыгарыла? Бармы бу сорауга җавап? Асылына төшенеп булмаган бу белдерүдә бер генә әйбер аңлашыла: бу Сүрия низагында катнашкан тарафларга үзенә күрә бер ишарә һәм бу Кремльгә маневрларын дәвам итәргә юл ача.

Оппозиция аптырашта. Аның бер өлеше режимга каршы көрәшне дәвам итәргә кирәк дип саный. Икенче өлеше сәяси процессның азмы-күпме нәтиҗәгә китерүенә сөенә. Болары хөкүмәт көчләренә каршы кораллы көрәшне туктату турында уйлана. Оппозиция арасында фикер аермалыклары арта.

Кремль бу белдерүен Женевада Сүрия турында сөйләшүләр барганда Әсадка басымны көчәйтү кирәклеген күрсәтү өчен ясаган булырга мөмкин, әмма Путинның Әсадка каршы сүз әйтүенә ышану кыен, чөнки Русиянең Сүриядәге хәрби максаты нәкъ Әсад режимын саклау. Әсадка каршы сүз әйтү Русиянең биш айлык тырышлыкларын бер көндә бетерү булыр иде.

Мәскәү үз белдерүен Әсад режимы белән килештереп ясады булса кирәк, чөнки Сүрия гаскәрләре вәкилләре аңа “Сүрия хәрби көчләре беректәшләр һәм дуслар ярдәмендә террор оешмаларын юк итәчәк”, дигән җавап белдерү ясады. Бу инде Сүриядә Әсад беректәшләре кала дигән сүз.

Русия көчләренең Сүриядә калачагына тагын бер дәлил – саклану министры урынбасары Николай Панков, “Русия хәрби һава көчләре Сүриядә террор оешмаларына каршы һава һөҗүмнәрен дәвам итәчәк”, дип белдерде.

Дөньяда барган мәгълүмат сугышын да онытмыйк. Көнбатыш өчен Русиянең “гаскәрне чыгарабыз” дигән планы көтелмәгән булды. Бу адымы белән Русия дөньяның игътибарын үзенә җәлеп итте. Бу белдерүдән соң Кремльнең карашын санга сукмыйча булмый. Халыкара изоляциядән ничек тә булса чыгарга тырышкан Мәскәү өчен бу бик мөһим.

Белүебезчә, Мәскәү сугышта катнашучыларны сөйләшүләр өстәле артына җыярга тели. Сүриядәге режимны хәрби юл белән саклап калырга көч җитмәгәнен аңлаган Русия сәяси диалогка өмет итә. Путинның “гаскәрне чыгарабыз” дигән сүзләре “сугышта катнашкан барлык тарафлар өчен уңай ишарә” дип бәяләнде. Женевада үтәчәк сөйләшүләргә моның йогынтысы булачак.

Инде техник ягына карасак, Хмеймим һава көчләре базасы һәм Тартус диңгез көчләре базасыннан Русия үз көчләрен чыгара алмый, күпмедер хезмәт иткән хәрбиләр урынына яңалырын гына китереп куя ала. Сүрия оппозициясенең хәрби куәтенә күз салсак, монда Русиянең үз көчләрен киметү карарына бер аңлатма табып була. Бу атнада Русия саклану министрлыгы Сүрия көчләренең MiG-21 хәрби очкычы ракета белән атып бәреп төшерелгән булырга мөмкин, дип хәбәр итте. Бу Һама вилаятендә 12 мартта булган. Сүрия армиясе вәкилләре очкыч һава һөҗүмнәреннән саклану системыннан атып төшерелгән дип белдерсә дә, оппозиция очкыч урынын кабат барып тикшерде һәм очкычка ракета атылганын кабатлады. Оппозиция кулында шундый җиһазлар булуы Русия хәрби һава көчләренә өстәмә куркыныч тудыра. Русиянең гаскәрләрне киметү карарын бу яктан да аңлатып булыр иде.

Русиянең Сүриягә гаскәр кертү ниятен искә алганда, Мәскәүнең аның санын киметү белдерүе бөтенләй аңлашылмый. 2015 елның сентябрендә Русиянең Федерация шурасы “Сүрия хакимиятләренә “Ислам дәүләте”нә каршы сугышында ярдәм күрсәтү өчен” гаскәр кертте. “Ислам дәүләте” дә, Нусра да Сүриядә кала бирә. Димәк, Русиянең дә Сүриядә гаскәрен калдырып, Әсадка каршы булган оппозиция белән сугышыр өчен “кануни” нигезе бар.

Тимур Әхмәтов, Якын Көнчыгыш белгече, Әнкара

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG