Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә үзләрен шартлаткан интихарчылар исемнәре аталды


22 март Брюссель һава аланында террор һөҗүме оештыруда шикләнелгән кешеләрне иминлек камералары төшергән
22 март Брюссель һава аланында террор һөҗүме оештыруда шикләнелгән кешеләрне иминлек камералары төшергән

Брюссельдә шартлауларны абыйлы-энеле Халид һәм Брахим Бакрауи оештырган дип игълан ителде.

Бельгия полициясе мәгълүматларына караганда, сишәмбе көнне Брюссель һава аланында үзләрен шартлаткан интихарчыларның исемнәре Халид һәм Брахим Бакрауи. Алар янында күренеп киткән өченче кеше - Наджим Лаашрауи кулга алынды, дип хәбәр итте Бельгиянең La Derniere Heure басмасы, әмма прокуратура моны кире какты.

22 март Брюссель һава аланы һәм метрода булган шартлауларда 34 кеше һәлак булды, 250ләп кеше яраланды. Иртәнге 8дә "Завентем" һава аланында халыкара рейсларга теркәлү урынында ике шартлауны интихарчылар оештырган. Бер сәгатьтән шәһәр үзәгендәге "Маальбек" метро тукталышында шартлау булды.

Бельгиядә өч көнлек матәм игълан ителде. Франция белән чик буе ябылды, һава аланы иртәгә кадәр ябык.

XS
SM
MD
LG