Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиеваның "Себертатар исемнәре сүзлеге" һәм "Себертатарларның сөйләм лексикасы сүзлеге" басылды.

Русия фәннәр академиясенең Себерне үзләштерү мәсьәләләре институтында себертатар мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүче Гөлзифа Бакиева ике дистәдән артык ел Төмән өлкәсе авыллары буйлап этнографик экспедицияләрдә йөри, архивларда казына. Тупланган бай материалны якташларына да җиткерү максаты белән әле генә, бары тик йөзәр данәдә генә булса да, ике китабы – "Себертатар исемнәре сүзлеге" һәм "Себертатарларның сөйләм лексикасы сүзлеге" басылып чыкты. Азатлык әлеге үзенчәлекле юнәлешне өйрәнүче галим белән шул уңайдан элемтәгә керде.

– Сез тарихчы, ә китапларыгыз исә тел белеме өлкәсенә карый.

– Филолог булмау сәбәпле, бу китаплар тел һәм әдәбиятны өйрәнүчеләр өчен гадәти дә булмас. Мин хезмәтләремдә этнографиягә дә басым ясадым. Халыкта, архивларда шулкадәр бай мәгълүмат бар ки, аларны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Үземдә тупланганнарын укучыга тәкъдим итәргә уйладым. Себертатар телен өйрәнергә теләүчегә дә җиңелрәк булсын дип, исемнәрне дә, сүзләрне дә темаларга бүлеп бирдем.

"Себертатар исемнәре сүзлеге"ндә XIX гасыр ахырыннан алып XXI гасыр башына кадәр себертатар исемнәрен беренче мәртәбә билгеле бер тәртипкә салдым. Һәм XIX гасыр ахырындагы исемнәрне барлау өчен 1897 елдагы беренче җанисәп кәгазьләрендә эзләндем. Тубыл губернасындагы 170ләгән авылның хуҗалык кенәгәләре белән бергә үзем тикшергән мәгълүматларны да кулландым.

– Кеше исемнәре аша тарихны, авыл тарихын, бер яктан гына булса да, ачып буламы?

– Әлбәттә, исемнәр тарихи һәм этнографик чыганак булып тора. Алар шул чордагы этник мәдәниятне, халыклар арасындагы бәйләнешне дә чагылдыра.

Шунысы куандырды: Төмән өлкәсенең Дәүләт архивында 1897 елдагы беренче җанисәп кәгазьләре барлык авыллар буенча да сакланган. Тубыл өязенең 102, Төмән өязенең 50, Ялутор өязенең 19 авылындагы 6300 исемне ачыкладык. XVII-XVIII гасырларда Себергә күчеп килгән "бохарлылар" (Бохара якларыннан) Тубыл өязенең 40лаган, Төмән өязенең 20 авылында яшәгән. Исемнәрдә себертатарлар белән "бохарлылар" арасында аерма сизелми.

Тагын да, Себердә Идел буеннан килгән татарларның да яшәве билгеле. Аларның бу якларга килүе берничә дулкын белән билгеләнә: XVII гасырда, XVIII-XIX гасырларда һәм Столыпинның аграр реформасы нәтиҗәсендә. Соңрак килүчеләр дә бар. Элегрәк килгәннәр себертатарлар белән никахлашулар аша, тел һәм мәдәният ягыннан да кушылышып бетәләр. XVIII гасырдан XX гасырның беренче чирегенә кадәр Аромаш районында зур бер авыл саналган Көсәйкүлдә яшәүче Идел буе татарлары гына себертатарлар белән никахлашмыйлар. Якында гына себертатар авыллары булуга карамастан, телләрен, мәдәниятләрен саклап калалар.

Беренче архив язмаларына караганда, Көсәйкүлдәге исемнәр дә нык аерыла. Китапка да себертатарларда очрамаган 197 исемне керттем. Столыпин реформасы вакытында килгән Идел буе татарлары яңа авыллар төзи, алар себертатар авылларына сирәк урнаша. Заманча исемнәр сүзлеге авыл советларының хуҗалык кенәгәләренә һәм үземнең эзләнүләргә нигезләнеп төзелгән.

Исемнәр аша авылның тарихын ачыкларга була, әлбәттә. Идел буе татарлары исемнәре очраганнарыннан кайсы елларда килеп төпләнгәннәрен аңларга мөмкин. Түбән Тәүде районының Казанлы, Эске, Камай, Урманбаш авылларына 1906-1920 елларда Татарстаннан килгән татарлар нигез салганлыгы билгеле. Андыйларның исемнәре 422гә җитте. Ә кайбер якларда себертатарлар үлгән туганнарының исемнәрен яңа туган балага кушканнар һәм аны ул исем белән түгел, ә туганлык атамасы: Инәш, Оннәш, Атекә дип йөрткәннәр,һәм бу халык санын исәпкә алу кенәгәләрендә дә шулай язылган.

– Элекке исемнәр бүген сакланамы? Кайсыларын балаларга кушалар, ә кайсылары бөтенләй онытыла бара?

– Хәзерге исемнәр элеккеләрдән нык аерыла. Бу аерымлык 1930нчы елларда сизелә башлый. Монда "революцион" исемнәр модага керә. Мәсәлән, Ревал һәм Люция, Октябрист, Идея, Карл, Вилен һәм башкалар.

Тагын да ике катлы исемнәр юкка чыгалар: Мөхәммәд/Мөхәммәт, Абдел/Аптел, чамал/цамал/камал кебек өлешләр төшеп калалар.

1950 еллардан рус исемнәре дә очрый башлый. Таныклыкка татар исеме язылып, тормышта рус исемнәре белән йөрүчеләр гадәти күренешкә әйләнә. Аларның беренче хәрефләре, күп очракта, охшаш була: Сәйфулла-Сергей, Тимербай-Толя, Хәкимә-Катя...

Себертатарларның үзаңы үсү белән бу гадәт юкка чыга. 1960-70 елларда Эльвира, Альберт, Индира, Тимур кебек чит ил исемнәре үтеп керә. Әле Елена, Марина, Эдуард кебекләре дә еш очрый башлый. Хәзер инде Радмир, Алина, Юлия кебекләре татар исеме шикелле кабул ителә. Соңгы елларда танылган артистлар исемнәрен (Валерия, Сати) бирүчеләр дә бар.

Фамилияләр турында бер-ике сүз әйтеп китәсем килә. Элек себертатарларда "фамилия" дигән төшенчә булмый. Рәсми кәгазьләрдә кешенең үз исеме һәм атасының исеме генә языла. 1897 елгы халык санын исәпкә алу кәгазьләрендә русларныкына охшатып яза башлыйлар, мисал өчен, Хәсән Сәфәр улын Хәсән Сәфәров дип. Фамилияләрдә элекке себертатар исемнәре сакланып кала.

Тагын шунысы игътибарга лаек: себертатарларда көнкүрештә кыскартылган исемнәр кулланыла, мәсәлән, Мөхәммәткәрим – Кәрим, Пахаутдин – Паха, Тимербигә – Тимшә, Ярулла – Яруш. Кушаматлар юк бездә.

ХХ гасырда руслашкан исемнәр арту белән бергә, борынгы төрки исемнәр, ике катлы мөселман исемнәре юкка чыга, яңа ясалганнары, башка халыклардан алынганнары киң җәелә.

– Себертатарларда Начия, Сөлфия кебек исемнәр еш очрый, бу нәрсә белән бәйле?

– Бу себертатар теленең кайбер үзенчәлекләре белән бәйле. Ц-лаштыру (Алтынцац), "б", "д", "з" тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы (Дәүләтбәк-Тәүләтпәк, Зөлфия-Сөлфия), "җ"ның "ч"га алышуы (Хаҗиәкбәр-Хачиәкпәр, Наҗия-Начия) исемнәргә үзгәреш кертә.

– Икенче китабыгыз – "Себертатарларның сөйләм лексикасы сүзлеге"н төзегәндә моңа кадәр чыккан хезмәтләргә дә таянгансыздыр?

–​ Сүзләр Төмән өлкәсенең көньягындагы татарлар урнашкан барлык районнарында яшәүчеләрдән дә җыелды. Әлбәттә, сүзлекне төзегәндә Диләрә Тумашеваның "Себертатар диалектлары" китабы, Максим Сәгыйдуллинның "Рус-себертатар​" сүзлеге һәм шулай ук башкорт-рус, татар-рус сүзлекләре дә, Хәнисә Алишинаның "Себертатарлары ономастикасы" монографиясе дә кулланылды. Минем китапта этник лексика ничек ишетелә – шулай бирелде.

– Авыл белән авыл арасындагы сүзләр аерыламы?

– Әйе, аерылганнары да бар, тик нигез барысында да бер. Мин аларны аңлыйм, алар мине аңлап сөйләшәбез. Кайбер онытылганнары да очрый, аларны да кертүне кирәк таптым – телебезне онытмаска кирәк.

Бер сүзнең башка төбәкләрдә төрлечә әйтелеше өтер аша язылды. Мәсәлән, "Изделия из теста, без начинки, жареные на масле – кәпкер, қабыртма/қабартма, куптермә, уйма, таптам, пакетон, яймә, йоға", "Колыбель – цәнгелцәк, шәльтеп, сәльтеп".

Китапта төрле бүлекләрдә гореф-гадәтләр ("Обряд вызывания дождя – теләк суғу, йанғыр теләу, кук курманнык"), йолалар, бәйрәмнәр ("Праздник в честь возвращения родственника – қусайтын"), уеннар ("Ат цаптыру – скачки") да урын алды.

Мәкаль, әйтемнәрне, фразеологик һәм халык гыйбарәләрен рус теленә тәрҗемә итеп, кайберләренең рус телендәге төрләрен бирдем: "Ала пелсәң, пирә пел. Умеешь брать – умей и отдавать (соотв. долг платежом красен)", "Пармағе усенә кәкре. У него палец согнут в свою сторону (о человеке, соблюдающем только свои интересы)".

Аерым бүлектә елга һәм күл исемнәренең рәсми һәм халык телендә әйтелешен тупладым. Тагын да укучыны Тубыл төп халык училищесының татар теле укытучысы Иосиф Гигановның 1801 елда чыккан рус-татар сүзлегенең әһәмиятле өлешләре белән таныштырырга булдым. Себертатарлар лексикасының иң беренче җыентыгын хәзер киң катлау укучы таба алмый, шуңа да бик кызыклы булыр.

Сүзләр әлифба тәртибендә урын алды. Әле әдәби себертатар теле булмау сәбәпле, ишетелгәнчә язылдылар. Минем белән килешмәүчеләр дә очрар.

Мине бу сүзлекләрне төзүгә халкыма чиксез мәхәббәтем, телемне югалту куркынычы этәрде. Шул кадәр бай рухи кыйммәтләребезне, мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга да тапшырасым килде. Сүзлекләр бик аз тираж белән дөнья күрде. Спонсорлар таба алмадым, үз акчама йөзәр китап бастырдым. Тиражның күп өлеше илнең үзәк китапханәләренә тарата торган китап пулатына һәм алдан ук язылып куючыларга бирелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG