Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда террор гамәлендә һәлак булучылар 72гә җитте


Лахорда шартлау булган урын
Лахорда шартлау булган урын

Пакстанның Лахор шәһәрендә интихарчы бомба шартлату нәтиҗәсендә һәлак булучыларның күпчелеге балалар һәм хатын-кызлар.

Якшәмбе Пакстанның Лахор шәһәрендә интихарчының паркта бомба шартлатуы нәтиҗәсендә һәлак булучыларның саны 72гә җиткән, ким дигәндә аларның 20се балалар. 300дән артык кеше яраланган.

Гөлшан-и-Икбал паркындагы балалар мәйданчыгы янында интихарчы бомба шартлата. Бу вакытта паркта кеше күп була. Якшәмбе христианнар бәйрәме Пасха сәбәпле, бу дин тарафдарлары да паркта әз булмаган дип хәбәр ителә.

Экстремист төркем – "Җәмәгать ул-Ахрар" шартлауны оештыруны үз өстенә алган. Бу төркем пакстан талиблары хәрәкәтенә керә. Экстремистлар христиан азчылыкларны юк итү үзләренең максаты булганлыгын белдерә.

XS
SM
MD
LG