Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камалда "Тантана" бүләкләре тапшырылды

Рөстәм Галиев:”Тантана” премиясенең номинацияләрен киметергә кирәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

27 март кичендә Камал театрында республиканың театр әһелләренә "Тантана" бүләкләрен тапшыру тамашасы узды.

Алтынчы тапкыр үткән "Тантана" бүләгенә лаекларны барлаган жюри Татар дәүләт опера һәм балет театрының "Безгә тынычлык бир" спектаклен "Ел вакыйгасы" итеп сайлаган.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм режиссер Илгиз Зәйниев тә жюри карары белән килеште. Шул ук вакытта Зәйниев республикада сәхнәләштергән барлык әсәрләрне карау мөмкилеге булмауны да әйтә. "Үзем куйган спектакльләрне бәяли алмыйм, чөнки субъектив фикер булачак. Шуңа күрә, жюри карары белән килешәм”, диде Зәйниев Азатлык радиосына.

Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев: "Әлмәт, Минзәлә театрында үз төбәкләрендә вакыйга булырлык спектакльләр байтак куелды", ди. Түбән Камалар сәхнәләштергән "Анам кыры" спектакле дә "Тантана"да иң яхшы хатын-кыз образы бүләгенә лаек булды. Әлеге образ аша режиссер дөньяда барган сугышларны киметергә тели.

Галиев фикеренчә, премияне 11 номинациягә генә бүлеп бирү, бер яктан аз кебек тоела. "Бөтенесенең дә катнашасы килә, ләкин номинацияләрне арттырырга ярамый, киресенчә, киметергә кирәк. Арттырсаң, моның матурлыгы югалачак, киметсәң, театрлар ярышы тагын да көчлерәк булыр иде", диде ул Азатлыкка.

Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев фикеренчә, Фәрит Бикчәнтәевнең "Дон Жуан" һәм Илгиз Зәйниевнең "Качаклар" спектакле "Ел вакыйгасы"на лаек тамашалар.

"Тантана"да быел 15 дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган алты театр катнашкан. Жюрида Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шагыйрь, депутат Разил Вәлиев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов булган.

Номинацияләргә килгәндә, "Болактагы яшьләр театры" артисты Резеда Һадиуллина "Дебют" бүләгенә лаек дип табылды, "Иң яхшы курчак театры артисты" исемен "Әкият" курчак театры актеры Дилүс Хуҗиәхмәтов, "Иң яхшы хатын-кыз роле"н Түбән Кама театры артисты Гүзәл Шәмәрданова, "Иң яхшы ир-ат роле"ндә беренчелекне Камал театры артисты Радик Бариев алды.

"Танатана" җиңүчеләренә 50 мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Камал театрының элекке мөдире Шамил Закиров исеменәге премиягә Камалның декорация бүлеге мөдире Виктор Корюкин ия булды.

Казанда "Тантана" бүләкләрен тапшырдылар

Камал артистлары, Нәфисә Хәйруллина
1/13 Камал артистлары, Нәфисә Хәйруллина
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Тамашачылар арасында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм депутат, шагыйрь Разил Вәлиев күренә
2/13 Тамашачылар арасында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм депутат, шагыйрь Разил Вәлиев күренә
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
"Тантана"ны алып баручылары Резедә Сәлахова (Тинчурин театры) һәм Ришат Әхмәдуллин (Камал театры)
3/13 "Тантана"ны алып баручылары Резедә Сәлахова (Тинчурин театры) һәм Ришат Әхмәдуллин (Камал театры)
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Тинчурин театры артисты Резедә Сәлаховага бүләк бирү мизгеле
4/13 Тинчурин театры артисты Резедә Сәлаховага бүләк бирү мизгеле
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Курчак театрыннан Дилүс Хуҗиәхмәтов
5/13 Курчак театрыннан Дилүс Хуҗиәхмәтов
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
"Тантана" бүләкләү тамашасы
6/13 "Тантана" бүләкләү тамашасы
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Чаллыдан "Мастеровые" драм театры
7/13 Чаллыдан "Мастеровые" драм театры
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
"Тантана" тамашасында гармунчылар чыгышы
8/13 "Тантана" тамашасында гармунчылар чыгышы
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Татмедиа җәмгыяте башлыгы Андрей Кузьмин Әлмәт театры вәкилләрен котлый
9/13 Татмедиа җәмгыяте башлыгы Андрей Кузьмин Әлмәт театры вәкилләрен котлый
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Әлмәт театрыннан Мәдинә Гайнуллина
10/13 Әлмәт театрыннан Мәдинә Гайнуллина
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Дәүләт опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина һәм депутат, шагыйрь Разил Вәлиев
11/13 Дәүләт опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина һәм депутат, шагыйрь Разил Вәлиев
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Камал артисты Радик Бариев
12/13 Камал артисты Радик Бариев
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Камал театры мөдире Илфир Якупов элекке мөдир Шамил Закиров исемендәге бүләккә ия булган Камалның декорация бүлеге мөдире Виктор Корюкинны котлый
13/13 Камал театры мөдире Илфир Якупов элекке мөдир Шамил Закиров исемендәге бүләккә ия булган Камалның декорация бүлеге мөдире Виктор Корюкинны котлый
27 мартта Казанның Камал театрында алтынчы “Тантана” республикакүләм театр премиясен тапшырдылар. Жюри “Ел вакыйгасы” җиңүчесе итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен сайланды. [Шамил Абдюшев фотолары]
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG