Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:32

Русия ислам институтында узган ел август аенда татар теле кафедрасы ачылды. Аның җитәкесе Русия төбәкләрендәге кайбер татарларның ана телен кирәксенмәве турында әйтә.

Казандагы “Мөхәммәдия мәдрәсәсендәге кебек, Русия ислам институтында да студентлар арасында татар телен кирәксенмәүчеләр бар икән. Әлеге мәсьәлә һәм гомумән уку йортында ана теле укытылу турында татар теле, әдәбияты һәм милли мәдәният кафедрасы җитәкчесе Рафилә Гыймазова белән сөйләштек.

– Рафилә ханым, белүемчә, сезнең кафедра күптән түгел генә ачылды бит..

– Узган ел август аенда. Монда Дөнья татар конгрессының тырышлыгы күп булды. Конгресс оештырган татар дин әһелләре форумында бу хакта сүз булган. Татарстан президенты: “Татарча вәгазь сөйләүче имамнар юк дәрәҗәсендә, нишләп шулай килеп чыкты”, дигәч, конгресс шушы тәкъдимне күтәреп алган. Аннары РИИ ректоры белән конгресс сөйләшеп кафедра оештырырга кирәк дигән фикергә килгән. Конгресс китаплар белән дә ярдәм итә.

– Кафедрада ничә кеше эшли?

– 10 кеше эшли. Аларның җидесе укытучы һәм шулай ук дәреслекләр әзерләүче фәнни хезмәткәрләр дә. Безнең бит әле Татарстан тарихы, Духовное краеведение да, ягъни татар мәдәниятенә кагылышлы предметлар да безнең кафедрага карый. Ун кеше татар телен генә укыта дию дөрес түгел. Татарстан тарихы урыс телендә укытыла. Быел Духовное краеведениены өлешчә татар, өлешчә урыс телендә алып барылды. Әле бит укытучыларга да камил рәвештә татар телендә лекцияләре җиткерә белергә дә кирәк. Аларның бит дини гыйлеме дә булырга тиеш.

– Сез кафедрада дәреслекләр әзерләүчеләр дә бар, дидегез. Димәк сез дәреслекләр дә әзерлисез булып чыга. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә дәреслекләрне үзләре эшләгәннәр икән.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә чыккан дәреслек безгә ярамый, чөнки ул урта уку йорты, аны Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортында укытырга рөхсәт итмәячәк.

Махсус дәреслек әлегә юк. Чулпан Харисова, Эльвира Динмөхәммәтова дәреслекләре белән укытабыз. Шуңа быел үзебезнең уку йорты өчен дини лексиканы кертеп үзебез дәреслек эшли башладык. Анда безнең студентлар көндәлек тормышта куллана торган сүзләр кертелә, ягъни дини терминология дип әйтик инде. Дәреслекне вәгазьләргә якынрак итеп эшлибез.

– Татар теле атнасына ничә сәгать укытыла?

– Кайсыдыр төркемдә - өч, кайсыдыр ике сәгать килеп чыга. Ул чиста татар теле генә дип әйтеп булмый. Мисалларны матур әдәбияттан да, халык авыз иҗатыннан да алып укытабыз.

Уртада яулыктан - Рафилә Гыймазова. 2011 елгы фото

Уртада яулыктан - Рафилә Гыймазова. 2011 елгы фото

Әдәбият дәрес буларак мәктәпләрдә шикелле аерым каралмаган, татар теле дәресләрендә материл буларак файдаланыла. Кулану өчен мәкальләр уңай. Татар телен белгәннәр дә, бөтенләй чит тел буларак өйрәнүчеләр дә бар. Татарлар булсалар да Русиянең төрле төбәкләреннән килгән студентларыбыз да күр. Алар татар телен чит теле кебек өйрәнә. Шулай ук Урта Азиядән килгән студентлар да бар. Студентлар аз булган төркемнәрдә диференциаль якын килеп укытабыз.

Димәк татарлар да, башка илләрдән килгән, үзбәк, кыргыз, таҗиклар да бер төркемдә укый булып чыга?

Милләткә карап түгел, ә әзерлеккә карап бүләбез. Аз сан булганнарны бүлеп булмый. Шуңа дәрес барышында төп көчне башлап өйрәнүчеләргә биреп, дәвам итүчеләргә өстәмә күнегләр биреп, аларны вакыт-вакыт тикшереп шул рәвештә алып барабыз.

Без августта гына, ягъни соң оештык, анда инде дәресләр бүленеп беткән иде. Шуңа башлангчыларны, дәвам итүчеләрне бергә җыеп булмады. Быел май аенда мондый мөмкинлек булса шулай итеп эшләп карарга исәп бар.

– Дүрт ел укыганнан соң РИИны тәмамлап чыгучылар татарча вәгазьләр алып бара алачаклармы?

– Тырышабыз. Безнең татар студентларына караганда, таҗиклар татар телен өйрәнү өчен күбрәк тырыша. Аларда кызыксыну күбрәк. Безнең татар теленә фарсы теленнән дә күп сүзләр кергән, аларга шул да булыша.

– Димәк, Русия төбәкләреннән килгән булачак дин әһелләре татар телен кирәксенмиме?

– Кызыксынулары төрлечә. Хәзер гомумән студентлар берни белән дә кызыксынмый. Башка уку йорты укытучылары белән дә шулай дип сөйләшәбез. Армиягә алмасыннар дип киләләр, диләр.

Безнең уку йортында белем алучылар татар телен үзләренә кайтап киткәч кирәкмиячәк дип санаучылар бар. “18 яшькә кадәр яшәдек, киләчәктә дә кирәк булмас” дип фикерлиләр. Сентябрьдә шундый фикерле студентлар бар иде. Укытучылар бу фикердән кайтару өчен алар белән эшли инде. Нәтиҗәсе май аенда, ягъни уку тәмамланганда күренер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG