Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда өч хатын-кыз тыелган оешмага керүдә шикләнелә


Әлмәттә яшәүче өч хатын-кызга мәхкәмә өй сагы карары чыгарган. Алар тыелган оешмага керүдә шикләнелә.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче өч хатын-кызга җинаять эше ачылган. Тикшерү алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торган дип шикләнә.

Әлмәттә берничә мөслимәнең өендә тентүләр 24 март көнне була. Куәт оешмалары вәкилләре Гөлия Мөхәммәтҗәнованың өеннән дини китапларны алып чыга. Аннан соң үзен дә ФСБ бүлегенә алып китәләр. Аның белән бергә әлмәтле Эльвира Әхмәтҗанова һәм Ирина Фәррахованы тоткарлыйлар. Икенче көнне шәһәр мәхкәмәсе аларга карата өй сагы карары чыгара. Әлеге хатын-кызлар өстеннән тикшерү баруы 30 мартта билгеле булды.

"Хокук яклаучылар, куәт оешмалары Идел буенда террор төркемнәре фаш ителде дип хисап тотып, беренче чиратта үзләренең күрсәткечләрен генә яхшырта, ә мөселман экстремизмының ничек булуын ачмый, дип белдерә", дип яза "Вечерняя Казань".

XS
SM
MD
LG