Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар турында компьютер уены чыгачак


Уенның бер күренеше
Уенның бер күренеше

КФУның визуализация һәм уеннар әзерләү лабораториясе борынгы Болгарга багышланган компьютер уенын әзерли. Ул виртуаль музейның бер өлеше булачак һәм интернетта бушлай таратылачак.

Бу үзенчәлекле уенны Татарстан мәдәният министрлыгы сораган. Моның турында Азатлыкка Digital Media Lab студиясенең менеджеры Азат Хафизов белдерде.

"Уенны Digital Media Lab студиясе ясый. Монда программистлар, 3D моделерлары, рәссамнар, дизайнерлар эшли. Шулай ук уенны ясауда чакырылган тарихчылар, консультант-археологлар, архитекторлар, рәссамнар да катнаша", дип сөйләде Азатлыкка Азат Хафизов. Төп тарихчы консультантлар кемнәр дигән сорауга ул Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков һәм археолог Вячеслав Баранов дип җавап бирде.

Проект XIV гасыр Болгар шәһәренең тарихи-мәдәни реконструкциясенә дә нигезләнә. Аның компьютер уены өлеше дә булачак. Проектны чыгару 2016 елның көзенә планлаштырылган. Интернеттан аны ирекле куллануга чыгарырга ниятлиләр.

Уен барышында XIV гасырдагы Болгар тормышы торгызылачак. 20ләп персонаж катнашачак бу уенда һөнәрчеләр, гаскәриләр, сәүдәгәрләр белән аралашырга, биремнәр үтәргә кирәк булачак. Уен сюжетында шулай ук Биләр һәм Зөя калалары да урын алачак.

Уенны ясау адымнары:

XS
SM
MD
LG