Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

Чаллы шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев Рузил Мингалимовка үз теләге белән "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгу турында гариза язарга тәкъдим итте. Мингалимов гариза язудан баш тарта.

Чаллы шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев бер үк вакытта "Бердәм Русия" фиркасенең Чаллы бүлеген дә җитәкли. 30 мартта ул шәһәрдәге "Татмедиа"га караган матбугат чаралары журналистларын җыеп мондый белдерү ясады: “Мин Рузил Мингалимовка “Бердәм Русия” фиркасеннән үз ихтыяры белән чыгып китү өчен гариза язарга тәкъдим иттем. Ләкин ул баш тартты. Берьюлы ике урындыкта утырырга ярамый.”

"Бердәм Русия"дән сайланган Чаллы шәһәр депутаты, Казан федераль университетының Чаллы бүлегендә укытучы һәм теле-радио тапшырулар үзәге мөдире Рузил Мингалимов шушы көннәрдә генә Михаил Ходорковский җитәкчелегендәге “Ачык Русия” оешмасы ярдәмендә Русия Дәүләт думасы депутаты булырга теләк белдерде. Ә “Бердәм Русия” бу урынга КАМАЗ баш мөдире Сергей Когогинның хатыны Әлфия Когогинаны тәкъдим итә. Әлеге фирканең бар яклавын Когогинага бирергә җыенуын аңлагачтыр, күрәсең, Мингалимов “Ачык Русия” оешмасы белән хезмәттәшлек итеп Дума депутаты булу юлын сайлый. Ләкин каршылыкка очрый. Мәһдиев белдерүенчә, алдагы атнада шәһәрдә фирканең сәяси шурасы утырышы була. Рузил Мингалимов эшенә дә биредә бәя биреләчәк.

Азатлык Рузил Мингалимов белән шушы вазгыять турында сөйләште.

– Рузил, Чаллы хакиме Наил Мәһдиев синең белән очрашып, “Бердәм Русия” фиркасеннән китү, чыгу турында гариза язарга тәкъдим иткән. Бу тәкъдимне ничек кабул иттең?

– Әйе, Наил Гамбәр улы белән андый сөйләшү булды. “Ачык Русия” белән хезмәттәшлек итәсең икән, “Бердәм Русия”дән китәргә туры киләчәк”, ди. Мин аңа “Ачык Русия”нең фирка булмавын аңлатырга телим. Ул: ”Юк, безнең юнәлешләр икесе ике якка карый. Бездән китәргә туры килә инде. Китү турында гаризаны үзең язасыңмы, яки чыгарыйкмы?” ди. Фиркадән чыгу турында гариза язмадым. “Чыгарыгыз”, дидем.

– “Бердәм Русия” һәм Ходорковскийга караган оешма белән берьюлы эшләүне ничек кузаллыйсың соң?

"Нигәдер бездә бер оешмада катнашсаң, икенчесе белән эшләргә ярамый"

– “Ачык Русия” ул Ходорковскийга караган оешма түгел. Ходорковский аның бер катнашучысы гына, дип әйтергә кирәк. Заманында мин республика “Кадрлар резервы”нда катнаштым. Безгә анда җитәкчелек эше төшенчәләрен аңлаттылар. “10-15 елдан республикада сезнең кебек яшьләр идарә итәчәк”, дип аңлаттылар. “Ачык Русия” оешмасы шулай ук Русиядә яшь сәясәтчеләргә булыша икән. Нигә әле ул ярдәмне кабул итмәскә? Кулланмаска? Нигәдер бездә бер оешмада катнашсаң, икенчесе белән эшләргә ярамый. Дөрес түгел. Кешедә бит төрле фикер булырга мөмкин. Мин депутат буларак барысы белән дә эшләргә тиеш. Шуңа, “Ачык Русия”дә катнашудан бернинди дә начарлык күрмим.

– Менә син Чаллы Шәһәр шурасы депутаты. Шул ук вакытта “Азатлык” татар яшьләре берлегендә, ТИҮ тарафларында да күренә башладың. Шушы эшчәнлегең турында нинди дә булса фикерләр белдерүчеләр бармы?

"Тел мәсьәләсен, ана телендә укытуны күтәргән мөрәҗәгатьләр кабул иттек"

– Әлегә фикер белдерүчеләр юк. “Без “Азатлык”та үзебезнең егетләр белән тел мәсьәләсен, ана телендә укытуны күтәргән мөрәҗәгатьләр кабул иттек. Аны хакимияткә тапшырдым. Әлегә җавап юк. Ана теле, милли проблемнар турында Татарстанның фән һәм мәгариф министрын, шушы юнәлештәге Чаллы түрәсен, Чаллы хакимен чакырып түгәрәк өстәл оештырырга да исәп бар. Без шушында яшибез. Шуңа нәтиҗәле сөйләшүләр оештырасы иде. Чаллының кайчан барлыкка килүе хакында зур бәхәсләр бар. Бер як Чаллының тарихын нык боза. Менә шуны да түгәрәк өстәлләр аша ачыклыйсы иде.

– Сез татар милли хәрәкәте вәкилләренә эшләү өчен, чаралар, җыелышлар уздыру өчен бүлмәләр булдыру юнәлешендә дә эш башлагансыз, дип ишеттек.

– Әйе. Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йортында бар милләтләр өчен эш бүлмәләре бар. Бары татарларныкы гына юк. Шушы хакта да гариза язылды. Эш бүлмәсен сорый башлагач, безгә болай аңлаттылар: Татарстанда, янәсе, татарлар төп халык, татар анда хуҗа икән, димәк, аларга бүлмә кирәк түгел. Татар үз илендә хуҗа булгач, аңа эш йөртү өчен эш бүлмәләре беренче чиратта бирелергә тиештер. Андый эш бүлмәсен булдыру өчек Аксакаллар шурасы, “Азатлык” яшьләр берлеге, ТИҮ исеменнән язылган гаризаларны хакимияткә керттем. Шушы оешмалар билгеле көнне, билгеле сәгатьтә бирелгән бүлмәләрдә үз эшләрен алып барырга хокуклы.

– Рузил, Милли хәрәкәткә кереп китеп, “Бердәм Русия”гә, Чаллы хакименә каршы чыгып, эштән куылу, эзәрлекләү куркынычы тумыймы соң?

– Журналист буларак әйтәм, мин берсенә дә каршы чыкмадым. Бары тик үз фикерләремне генә белдердем. Алардан нинди дә булса реакция була икән, анысы алар реакциясе. Мин каршы чыгу дигән юлны сайламадым. Икенчедән, эштән китү-китмәү турында җитәкчеләр белән сүзләр булмады. Сәясәт сәясәт белән, кеше һәм аның эше моңа кагылышлы булырга тиеш түгел, дип саныйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG