Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Карабахта атышлар якшәмбе дә дәвам итте


Таулы Карабах хәрби низагында азәрбайҗаннар һәм әрмәннәр ягыннан да югалтулар бар. Якшәмбедә дә атышлар тукталмаган. АКШ, Русия, Европа Берлеге низагны сөйләшүләр юлы белән хәл итәргә чакыра.

Таулы Карабахның низаглы төбәгендә шимбәгә каршы төндә башланган ут ачулар тукталмаган. Якшәмбе бу хакта үзбилгеләнгән Таулы Карабах саклану министрлыгы белдерүендә әйтелә. Министрлык белдерүенчә, Азәрбайҗан ягы Мәскәү вакыты белән иртәнге биштән башлап ут ачуын дәвам итә. Азәрбайҗан ягының ракета-артиллериядән атуына Карабах ягы җавап бирә, диелә белдерүдә.

Якшәмбе көндез Азәрбайҗан Таулы Карабах хәрби низагыннан берьяклы чыгуын игълан итте. Бу хакта Азәрбайҗан саклану министрлыгы белдерде. Әгәр әрмәннәр ягы Азәрбайҗан армиясенә һәм авыл-калаларга атса, Азәрбайҗан армиясе җирләрне азат итү һәм илнең бөтенлеген тәэмин итү өчен һөҗүм операциясен дәвам итәчәк, дип белдерелә.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри якларны Европада иминлек хезмәттәшлек оешмасы күзәтүендә сөйләшүләргә чакырды. "Вазгыятьне хәрби юл белән чишеп булмаячак", диде ул. Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Федерика Могерини хәрби бәрелешләрнең янә башлануы хәбәрләрен "җитди борчылу тудырырлык" дип бәяләде. Могерини вазгыять тагын да катлауланмасын өчен яңа гамәл һәм белдерүләрдән тыелып торырга чакырды. Русия президенты Владимир Путин атышлар кичекмичә тукталырга тиеш, дип белдерде.

Азәрбайҗанның Русиядәге илчесе Полад Бюльбюль-оглы Таулы Карабах белән Әрмәнстан низагын дипломатик юл белән чишәргә омтылуның нәтиҗәле булмавын раслады, бары бер – "хәрби юл" гына кала, дип белдерде. Дипломат Азәрбайҗанның 21% җирләрен Әрмәнстан гаскәрләре басып алды, Әрмәнстан гаскәрләре Таулы Карабахтан киткәндә генә дәүләт башлыклары сөйләшүләр өстәле янына утыра ала, диде ул.

Еревандагы хәрби госпиталь. Монда яралылар китерелгән

Еревандагы хәрби госпиталь. Монда яралылар китерелгән

Азәрбайҗан һәм Төркия саклану министрлары Таулы Карабахта килеп туган хәл турында телефоннан сөйләште. Төркия Азәрбайҗанның "дөрес позициядә" торуын һәм аңа теләктәшлек белдерде. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Төркиянең Anadolu хәбәр агентлыгы президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның Азәрбайҗанга теләктәшлек белдерүен, яраланганнарның тизрәк савыгуын теләвен хәбәр итте.

Әрмәнстан президенты Серж Саргсян телевидениедән мөрәҗәгатьтә үз якларыннан шимбәдә 18 хәрбинең һәлак булуын, 35 хәрбинең яралануын белдерде. Азәрбайҗан ягының рәсми мәгълүматларына күрә, 12 хәрби һәлак булган, МИ-24 боралагы һәм минада шартлап бер танк юк ителгән.

Шимбә кичен Әрмәнстан президенты Серж Саргсянның Таулы Карабахка хәрби ярдәм килешүен әзерләгә тәкъдим итүе хәбәр ителде. РБК белдерүенчә, "Бу документны тикшереп парламентка тапшыру кирәк", дигән. Саргсян Әрмәнстан мәсьәләне үзе хәл итәргә тиеш, дип белдерә.

Шимбә башта Азәрбайҗан хәрби көчләренең ут ачуы нәтиҗәсендә үзбилгеләнгән Таулы Карабах республикасында бер баланың үлүе һәм тагын ике кешенең яралануы турында хәбәр ителгән иде. Азәрбайҗан саклану министрлыгы да Әрмәнстан хәрби көчләренең Азәрбайҗан армиясенә көчле ут ачуын белдерде. Ут гади халык яшәгән бистәләргә ачылу сәбәпле, җавап чаралары күрелү турында карар кабул ителүе белдерелде.

Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан арасында күпчелеге әрмәннәр яшәгән Таулы Карабах өчен низаг 1988 елның февралендә башланды. Ул вакытта Таулы Карабах автоном өлкәсе Азәрбайҗан ССРдан чыгуын белдерде. 1991 елның сентябрендә Степанакертта республика төзелүе игълан ителде. Кораллы бәрелешләрдә 30 меңгә якын кеше һәлак булды. 1994 елда ут ачуны туктату килешүенә ирешелсә дә, солых килешүе әлегә кадәр төзелмәгән.

Түбәндәге видеода Таулы Карабахтагы атышларда яраланган өч хәрбинең Әрмәнстан башкаласы Еревандагы госпитальгә китерелүе төшерелгән. Баш табиб аларның каты яралануын, шулай да хәлләренең тотрыклы булуын белдерә. Икесенә операция ясалган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG