Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль: Ролдугинның финанс эшләре җәмәгатьчелеккә ачылмаячак


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Кремль Русия президенты Владимир Путинның дусты Сергей Ролдугинның финанс операцияләренең канунга каршы килмәвен һәм алар турында мәгълүматның җәмәгатьчелеккә чыгарылмаячагын белдерде.

Моны президент сүзчесе Дмитрий Песков Ролдугинның нинди бәягә нинди уен кораллары алуы һәм моның өчен нигә офшор схемалары кирәк булуы турындагы сорауга җавап биргәндә әйтте.

“Аның шәхси тормышы, аның сатып алган әйберләре белән бәйле детальләрне кем дә булса, бигрәк тә ул үзе ачып салырга телидер дип уйламыйм, чөнки бу тулысынча аның шәхси эше... Моның гамәлдәге Русия кануннарына каршы килүе турында нинди дә булса мәгълүмат булмады һәм юк. Менә шуларга нигезләнергә кирәк”, диде Песков.

Сергей Ролдугин һәм Владимир Путин
Сергей Ролдугин һәм Владимир Путин

Атнакич президент Владимир Путин берничә илнең иң югары җитәкчелегендәге коррупцияне фаш итүче “Панама документлары”на беренче мәртәбә аңлатма бирде. Хисапның Русиягә караган өлешендә иң җәнҗаллысы Путинның яшьлегеннән үк килгән дусты, аның беренче кызын чукындырган Петербур музыканты Сергей Ролдугинның офшор хисаплары фаш ителә. Анда төрле сәер килешүләр нигезендә фиолончелист Ролдугинның офшор хисаплары аша 2 миллиард доллар акча юуу сурәтләнә.

Путин монда бернинди коррупция дә юк дип Ролдугин белән дуслыгына горурлануын белдерде. Президент әйтүенчә, Ролдугин “казанган акчаларының барысын да диярлек чит илләрдә музыка уен кораллары сатып алуга тоткан һәм аларны Русиягә кайтарткан”.

XS
SM
MD
LG