Accessibility links

Кайнар хәбәр

Falcon турында 3 төп сорауга җавап


АКШның SpaceX ширкәте җитештергән Falcon 9 ракетының беренче баскычы уңышлы гына диңгез платформына төшеп утырды. Falcon ул нәрсә? Бу вакыйганың әһәмияте нәрсәдә? Азатлык бу сорауларга җавап бирә.

Җомгадан шимбәгә каршы төндә Falcon 9 ракетының кайта торган беренче баскычы тарихта беренче тапкыр диңгез платформасына утыра алды. Белгечләр бу вакыйга галәмне өйрәнү фәненә нык тәэсир ясый һәм аны алга этәрә дип белдерә. Азатлык Falcon турында төп 3 сорауга җавап әзерләде.

Falcon ул нәрсә?

Инглиз телендә Falcon сүзе "лачын" дигәнне аңлата. SpaceX хосусый ширкәте шулай итеп үзенең ракетларын атый. Аларның төп үзенчәлеге шунда: аны күп тапкыр кулланып була. Бу Җиргә кайта торган беренче баскыч ярдәмендә башкарыла.

Мәгълүм булганча, Җирнең орбитасына чыгып китү өчен һәртөрле җиһазга беренче галәм тизлегенә ирешергә кирәк. Моның өчен барлык ракеталар өч баскычтан ясала. Һәрберсе ягулык белән тулган. Беренче баскычы - авырлыгы һәм күләме буенча иң зурысы, аның ягулыгы беткәч, баскыч аерылып, Җиргә төшә. Аның бер өлеше атмосферада янса, калдыклары Җир шарына зыян китерә ала. Бу баскычның бәясе дә шактый зур.

Falcon - беренче өлешен Җиргә ташламый торган беренче ракет, беренче өлеш төгәл генә билгеле урынга төшеп утыра. Һәм бу әлеге баскычны күп тапкыр кулланырга мөмкинлек бирә. Моңа кадәр тарихта беренче баскычны утыртып, аны күп тапкыр куллану очраклары булмаган.

Ракетаны кем җитештергән?

Falcon ракетын SpaceX ширкәте җитештерә. Ул танылган PayPal түләү системы җитәкчесе Илон Маск тарафыннан 2002 елда нигезләнгән хосусый ширкәт. Аның төп максатлары булып галәмгә очышлар чыгымнарын киметү һәм Марс планетына кешене җибәрү тора.

SpaceX ширкәтенең төп эшчәнлеге әлегә Falcon 1 һәм Falcon 9 ракетларын ясау, Dragon галәм корабын җитештерү. Сүз уңаеннан, Dragon корабы Халыкара галәм станциясенә кирәкле йөкләр ташый. Ракетларны күп тапкыр куллану фикере SpaceXның беренчел максаты иде.

2015 елның декабрендә беренче тапкыр сынау рәвешендә Falcon 9 ракетының беренче баскычы Җиргә уңышлы утыра алды. Хәзер баскычның диңгез платформына уңышлы утыруы ширкәт һәм аның хыяллары өчен зур мөмкинлекләр ача.

Вакыйганың әһәмияте нәрсәдә?

Белгечләр ракет баскычының Җиргә зыянсыз утыра алуы шактый әһәмиятле дип атый. Беренче баскычны җитештерү бик кыйбатка төшә, аны яңадан куллана алу, чыннан да, чыгымнарны шактый киметә ала. Илон Маск белдергәнчә, Falcon 9 ракетының беренче баскычын тагын 20ләп мәртәбә кулланырга җыеналар.

Элек беренче баскычның атмосферада янып, Җиргә төшүе дә кайвакыт зарарлы була иде. Беренчедән, калдыклар төшкәндә, биналар һәм кешеләргә зыян салырга мөмкин. Икенчедән, ягулык шактый агулы, һәм аның атмосферада локаль таралуы да яхшы түгел.

Шул сәбәпле Илон Маск Falcon'ның галәмне өйрәнүдә яңа зур адым ясаганын белдерде. Һәм аның бу сүзләре шактый нигезле булып күренә.

XS
SM
MD
LG