Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм" мизгелләре

Апрель аенда Татарстанда гадәттәгечә "Мин татарча сөйләшәм" чаралары үтә. Азатлык шушы чараларның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

Бәйрәмгә килүчеләрне төрле сәнгать төркемнәре биетте

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдинов вафат булды

Казанда бәйрәмгә килүчеләр арасында мәктәп балалары күп

Казанда Шигърият бәйрәмен Фәнис Җиһанша алып бара

Казанда Тукай һәйкәле бәйрәмгә әзерләнә

Татарча Форбс эшли башлады!

"Без икетеллелекне яратабыз һәм Татарстанның “Дәүләт телләре турында”законның гамәлдә булуын телибез. Ике телгә дә бертигез карашта булучыларны барлыйбыз һәм республика канунын бар дип белмәүчеләрне ачыклыйбыз," диелгән bez.tatar сәхифәсендә.

Римма Мингазова: "Тукай көне" зур тойгылар калдырды

Флорида Татарлары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык туган көнен матур табигать кочагында зурлап уздырды. «Шүрәле» поэмасы укылып кына түгел, хәтта сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Олылар белән беррәттән сабыйларыбызның «Кызыклы шәкерт», «Әйт әле күбәләк» шигырьләре буенча чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Шулай ук Татарстаннан килгэн кунаклар да «Пар ат» шигыре hәм «Бишек җыры» белэн актив катнашты. hэм әлбәттә инде бәйрәмебез вилончель hәм гармун моңнары астында гимныбызга әйләнгән «Туган Тел» җыры белэн җылы тәмамланды. Барлык килгән кунакларга, бәйрәмдә актив катнашучыларга һәм оештыручыларга Флорида Татарлары җәмгыяте исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!

дәвам

XS
SM
MD
LG