Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Кукмарада үсмернең үзен үтерүдә укытучылар хатасын тапкан


Татарстан прокуратурасы Кукмара районының Олыяз мәктәбе укытучылары эшендә җитешсезлекләр тапкан.

Узган атнада Кукмара районында үз-үзен үтергән 14 яшьлек үсмернең үлемен тикшерү барышында прокуратура укытучылар эшендә хаталар тапкан, дип хәбәр итә үсмернең гаиләсе мәнфәгатьләрен яклаучы "Акцент" адвокатлар төркеме.

"Олыяз мәктәбе җитәкчелеге һәм укытучылары егетнең өендә ата-аналары белән мөнәсәбәтләрен аңламаган, вакытында чаралар күрмәгән, аның психологик хәленә дөрес бәя бирмәгән", диелә белдерүдә.

15 апрельгә каршы төндә Кукмара районының Балыклы авылында егет үзенә кул салу нәтиҗәсендә үлде. Аның рус теле һәм математикадан дәүләт имтиханын начар биргәненә борчылган булуын фаразлыйлар. Тикшерү барышында үсмернең компьютерын, кесә телефонын һәм язуларын алып киткәннәр, дип хәбәр итә "Агора" адвокатлар берлеге.

XS
SM
MD
LG