Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Изге ана чиркәвен төзүгә әзерлек башланды


Казан үзәгендә чиркәүләр харитасы
Казан үзәгендә чиркәүләр харитасы

Элегрәк Изге ана иконаның Казанда 1579 елда янгыннан соң табылган көненә туры китереп чиркәүгә нигез ташы 2016 елның 21 июлендә салыначагы әйтелде.

Казанда Изге ана чиркәвен торгызу эшенә керешкәннәр. "БИЗНЕС Online" язуынча, элек Казан Изге ана чиркәве торган урында булган Крестовоздвиженски храмы тирәлегендәге часовня сүтелгән.

"Хәзер анда археологик казу эшләре һәм чиркәүнең нигезен эзләү башланачак. Шуңа комачаулаган әйберләрне ул урыннан чистарталар", дигән басмага Казан митрополиясе матбугат сәркатибе.

Әлеге эшләрне финанслау "Яңарыш" вакыфы аша башкарыла.

Казан епархия идарәсе сәркатибе Владимир Самойленко 2016 елның 21 июленә, ягъни Казан Изге ана чиркәвенә беренче ташны салу көненә мәйданны тулысынча әзерләү эше алып баруын белдергән.

XS
SM
MD
LG