Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

Омски өлкәсендә былтыр су басулар кичергән татар авыллары быел тагын да зуррак су эчендә. Авыллар аша су елга булып ага, болыннар күл булды. Эчәр су иң зур проблемнарның берсенә әверелде.

Cу басулар былтыр Омски төбәгенең төньягындагы Тевриз, Уст-Ишим, Одесский, Большеуки, Любинский, Тара һәм башка кайбер районнарда булган иде. Халык афәт ел саен кабатланмас, бәлки быел язны тыныч каршыларбыз дип өметләнгән иде. Әмма су басулар быел да кабатланды. Тевриз, Уст-Ишим районнарының кайбер авылларында быелгы су басу узган елдагыдан да көчлерәк булды.

Уст-Ишим районының Иртыш елгасы ярларында урнашкан Эбаргүл һәм Тибенде татар авыллары тулысынча диярлек су астында калды. Авыллар аша су елга булып акты, бакча-кырлар күлгә әйләнде. Зур су шул ук районның татарлар тупланып яшәгән Саургач, Олы Бүрән, Әшеван, Тевриз районының Козгын авылына да килде, авылларның кайбер урамнары су астында калды, су йортларга да керде.

Эбаргүл авылы су астында

Эбаргүл авылында яшәүче Алик Алеев сүзләренчә, авылда 200дән артык кеше яши, 40ка якын хуҗалык бар. Өйләрнең күпчелеге су астында калган, калкуырак җирдә урнашкан 4-5 өй эченә генә су кермәгән. Барлык урамнар да су астында. Барасы җиренә халык сал ясап яки көймәләрдә бара. Авылга су керә башлагач, кешеләр мал-туарларын иреккә җибәргәннәр, ат-сыерлар хәзер су басмаган күрше авыл көтүлекләрендә, сарык-кәҗәләр дә хәзерге көндә утрауга әйләнгән авыл көтүлегендә йөриләр икән. Кош-кортларны чормага, түбә асларына күтәргәннәр.

Өй эчләрендә су 50 см биеклеккә күтәрелгән. Яшәү шартлары юк дәрәҗәдә булса да, кешеләр йортларыннан китмиләр, ничек тә яшәргә тырышалар. Азык-төлекне зур юлда машиналардан сату оештырылган. Анда көймәләр белән генә барып була. Көймәсе булган кеше күрше-тирәдәгеләренә дә көндәлек кирәк-ярагын алып кайтып бирә. “Бер-беребезгә булышырга тырышабыз. Хөкүмәттән әлегә бер төрле ярдәм дә күргәнебез юк. Дөрес, су басулар башлангач, халыкка эчәк авыруы бацилласына каршы прививка куеп чыктылар. Йорт җиһазлары, урын-җир – бар да су астында. Су киткәч, бәлки алар эшкә ярар, белмибез, бүгенге көн мәшәкатъләре белән яшәргә тырышабыз”, ди Алик әфәнде.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк – су басулар Эбаргүлгә моңарчы да янаган. 1921, 1941, 1971, 2001 елларда шактый зур су басулар булган. “Өлкәннәр 1941 елны Иртыш елгасының суы 12 метрга күтәрелгәнлеге турында сөйлиләр иде. Иртышта йөрүче пароходлар авыл урамнары аша үтәләр иде, дип әйтә иде бабаем,” ди Алик Алеев.

Уст-Ишимга су астында калу куркынычы яный

Уст-Ишим районының Саургач, Олы Бүрән, Әшеван авылларының кайбер урамнарына да су кергән. “Өйләренә су кергән кешеләрне коры җирдә яшәгән туганнары сыендырды, үз йортларында калучылар да бар,” ди Ашеван авыл җирлеге башлыгы Илнур әфәнде.

Хәзерге көндә Уст-Ишим район үзәгенең Водник, Ишимская, Тухачевская урамнарына да су кергән. Иртыш белән Ишим елгасы кушылган урында су басудан саклаучы дамба буа. Су күтәрелә башлагач, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәме белән дамба ком тутырылган 5 мең данә капчык белән шактый биегәйтелгән.

Әмма су күтәрелү дәвам итә. Былтыр Иртыш суы 8,11 метрга күтәрелгән булса, быел чик буларак саналган 8,2 метр биеклек тә инде үтелгән, су күтәрелү биеклеге 8,5 метрдан артып киткән.

“Су күтәрелү дәвам итсә, суның буаны ерып чыгуы да ихтимал. Ул вакытта район үзәгенә нәрсә янаганын күз алдына китерү дә куркыныч,” ди район үзәгендә яшәүче Тимербулат әфәнде Уразов.

Тимербулат әфәнде, алдагы еллардагы тәҗрибәләренә таянып, “Иртышта су бер ай буе күтәрелә, аннары бер ай эчендә китә”, ди. “Быел су 20 апрельдә күтәрелә башлады. Димәк суның 20 майга кадәр күтәрелүе ихтимал. Су бер көндә 2 сантиметрга күтәрелеп тора. 10 көн эчендә суның тагын 20 смга күтәрелүе мөмкин. Ныгытма чыдармы, су ташып, район үзәген басып китмәсме?”, дип борчылуын белдерә Тимербулат әфәнде.

Су эчендә калган халык сузыз интегә

Омскиның төньяк районнарында яшәүчеләрнең күпчелеге суны турыдан-туры Иртыш елгасыннан эчә. Иртыш елгасы ярларыннан чыгып, авылларны су баскач, халык каян су алырга тиеш? Авылларда коелар юк, булганнары да су астында. Башка төрле чиста су чыганаклары да юк. Дөрес, эчү өчен шешәләргә салынган су кулланырга була. Әмма аларны китерү җайга салынмаган. Районда халыкны су белән тәэмин итү проблемы хәл ителмәгән. Шешәгә салынган суны кибетләрдә алырга була. Әмма бар кешенең дә 5литр су өчен 50 сум акчаны көн дә түләү мөмкинлеге юк, авыл халкы өчен бу шактый зур акча. Шул сәбәпле күпләргә эчү өчен дә, башка хаҗәтләр өчен дә урамнан аккан суны кулланырга туры килә. Шулай итеп, су эчендә калган халык сузыз интегә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG