Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты кырымтатарлар хокукларын бозу сәбәпле Русиягә халыкара басымны көчәйтергә чакырды


Русия оккупациясендәге Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуына җавап итеп Европа парламенты 12 май резолюция кабул итте.

Страсбургта кырымтатарлар турында резолюция кабул ителде. Европа парламенты резолюциясендә татарларны эзәрлекләү дәвам иткәндә Русиягә басымны арттырырга һәм санкцияләрне киңәйтергә чакырылган.

“Европа парламенты Кырым Югары мәхкәмәсенең Кырымтатар мәҗлесен тыю карарын кискен тәнкыйтьли һәм аны кичекмәстән гамәлдән чыгаруны таләп итә”, диелгән бу документта. Мәҗлесне тыю кырымтатарларга каршы басым һәм эзәрлекәүнең чираттагы адымы буларак бәяләнә.

Европа депутатлары Мәҗлесне тыюга катнашы булган аерым кешеләргә карата чикләүләр кертергә чакырып, Европаның тышкы эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итте. Утырышта шулай ук Мәҗлескә акчалата ярдәм итү юллары тикшерелде.

Европа парламенты Русиянең Кырымны аннексияләве халыкара кануннарны тупас бозу дип саный. Европа Берлеге сәясәтчеләренә Украина хакимиятләре рөхсәте булмыйча Кырымга бару киңәш ителми. Депутатлар Русия хакимиятләренә Кырымга халыкара күзәтүчеләрне кертергә чакырды. Украина Кырымны кире кайтару турында "Женева плюс" форматында сөйләшүләр башларга тәкъдим иткән иде, Европа депутатлары бу тәкъдимне хуплады.

12 май кабул ителгән резолюциядә депутатлар шулай ук Русияне “изоляторларда канунсыз утырган” украин тоткыннарын иреккә чыгарырга чакырды.

Русия оккупациясендәге Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуына җавап итеп Европа парламенты 12 май резолюция кабул итте.

XS
SM
MD
LG