Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

Болгарда ислам академиясе бинасына нигез ташы салынды


21 май Болгарда Ислам академиясе бинасына нигез ташы салу тантанасы узды. Изге Болгар җыенында да Русиягә карата сәяси басым бара дип чыгыш ясадылар.

Ислам академиясенә нигез ташы салу тантанасын 8.30 сәгатькә билгеләнде. Моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның башка чараларга да өлгерергә тиешлеге белән аңлаттылар. Шуңа күрә чарага соңга калмасыннар өчен Казаннан автобуслар иртәнге дүрттә үк юлга кузгалды. Элеккеге елларда Казанның мәчетләрендә дә Болгарга сәфәргә кылучыларны оештыралар иде, быел моның белән шөгыльләнүчеләр булмады диярлек. Әмма районнардан оешып килүчеләр дә шактый иде.

Гадәттә Болгар җирлегендә, автобусларның номерларына карап, катнашучыларның географиясен өйрәнеп була. Бу юлы да күзгә чалынганнар арасында Башкортстан, Чиләбе, Әстерхан, Пенза, Ульяновски, Киров, Мордовия, Курган, Свердлау, Төмән, Удмуртия бар иде. Полиция хезмәткәрләрнең берничәсеннән якынча ничә кеше булганын сорадык, әмма барысы да бу турыда мәгълүмат бирмибез диде. Аннары журналистларга якынча 30 мең катнашучы дигән рәсми сан яңгыратылды.

Изге Болгар җыенында катнашучылар

Изге Болгар җыенында катнашучылар

Озак еллар дәвамында бу чарада катнашучы, үзен Рифкать абзый дип таныштыручы: “Быел кешеләрнең азрак булуы күренеп тора. Элеккеге елларда мыжлап торалар иде, быел ул кадәр күп кеше юк. Салкынракмы икән әллә дигән уй бар, башка елларда июньнең уртасында җыела идек бит. Халыкның ник аз булуын аңлата алмыйм”, диде.

Халыкка керү тыела. Түрәләр, рәхим итегез!

Болгардагы ислам академиясе Ак мәчет артында төзеләчәк. Чара да шул тирәдә оештырылды, анда зур сәхнә корылган иде. Бар яклап та тимер коймалар белән уратылган, адым саен полиция хезмәткәрләре, кешеләрне дә тикшерү капкалары аша гына уздырдылар. Шуңа күрә чиратлар да хасил булды. Әйтергә кирәк: алар үзләрен бик итагатьле тотты. Чара уза торган урынга алдан килүчеләр керә алды, өлгермәүчеләр авызын ачып киртә артында калды. “Рөстәм Миңнехановны якыннанрак күрергә иде, кертегез, зинһар!” дип сораучы әбиләргә игътибар итүче булмады. Күпме үтенсәләр дә, сакчылар аларны барыбер уздырмады, болай да кеше күп дип аңлаттылар. Нәүмиз калучыларны: “Зур экраннан күзәтеп була, барысы да ишетеләчәк”, дип юаттылар. Бу чара “Татарстан–Яңа гасыр”, “ТНВ Планета” каналлары аша трансляцияләнде.

Иртә таң белән үз акчаларына ерак араны үтеп, Болгардагы тантананы үз күзләре белән күрергә теләүчеләр койма артында калды. Алар урынына Татарстанның барлык район башлыкларына мәртәбә күрсәтелде. Алар бер зур делегация белән керде, гөр килеп үзара аралашты. Бер якта Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев танышлары белән язучы Айдар Хәлимне искә алып, кызыкларны искә төшереп сөйләшеп торды. Читәррәк үзенә игътибар җәлеп итмәслек итеп Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин йөрде.

Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова (с) һәм Татарстан хөкүмәтенең телләр үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина

Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова (с) һәм Татарстан хөкүмәтенең телләр үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина

Икенче якта Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованы уңай вакытта эләктереп алып, үз проблемы белән уртаклашып, аны хәл итүне сораучы нидер бәйнә-бәйнә сөйләде. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинда барысы да яхшы узсын иде дигән борчылу кыяфәт иде.Татарстан Дәүләт шурасы депутат Разил Вәлиев Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач белән серләште. Кәефсез торучыларның күңелен “Яңарыш” фонды башлыгы ярдәмчесе Татьяна Ларионова күтәрде, ул һәрберсенә диярлек аерым килеп сәламләп, бәйрәм белән котларга иренмәде.

Болгардагы ислам академиясенең нигез ташын салуга килүчеләр арасында вакытларын әрәм итмичә телефоннан, айпадларыннан эшен дәвам иттерүчеләр дә шактый булды. Башкалардан аермалы чарага зур кызыксыну белән килүчеләр, ялгыш берни калдырмасам ярар иде дип борчылучылар Апас белән Аксубай районы башлыклары булды бугай. Килеп баскан урыннарына ничек килеп беректеләр, шулай беркая да китмәделәр, берсен дә якын китермәделәр. Фото һәм видеога төшерергә уңай урын эзләп тилмереп йөгереп йөргән журналистларга: “Бу – безнең урын. Алдан килеп басарга иде” дип кенә борып җибәрделәр. Иң кызыгы – депутатлар, министлар, район башлыклары үзара татарча теттерә, әмма көндәлек эшләрендә генә нигәдер урыс теленә өстенлек бирә. Министр, депутатлар, район башлыкларына өстән фәрман булмаган шикелле, араларында түбәтәй киючеләр юк диярлек иде.

Митрополит Феофан да кунак булып йөрде

Кунаклар арасында Татарстан митрополиты Феофан атакай да бар иде

Кунаклар арасында Татарстан митрополиты Феофан атакай да бар иде

KazanSammit кунаклары белән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин килде. Изге Болгарда быел Татарстан митрополиты Феофан атакай да бар иде. Ул аерым делегация белән керде, аның артыннан мөселман руханилары да сәхнә ягына килеп җитте. Кунаклар арасында шәрык белгече, мөселманнарга даими таш атучы Евгений Сатановский белән журналист Максим Шевченко да бар дип әйттеләр, әмма алар безнең күзгә чалынмады. Чара якынча бер сәгатькә соңлап Коръән аятьләрен уку белән башланды.

Аннары сәхнәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Үзәк Диния назәрәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Карачай-Чиркәс мөфтие Исмаил Бердыев, Татарстан митрополиты Феофан, милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов чыкты. Атакайдан кала барысы да чигүле түбәтәйдән иде. Сүз уңаеннан, ул чарада чыгыш ясамады.

Сәхнәдә түрәләр һәм кунаклар

Сәхнәдә түрәләр һәм кунаклар

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин юк иде. Ул имамнар җыенында да катнаша алмады. Урыс телле матбугат моны искә алды, монда сәясәт эзләде, соңгы вакытта аның исеменә күп тәнкыйть әйтелә. Әмма Равил Гайнетдиннең Татарстанга килә алмавы сәламәтлеге какшавы белән бәйле диелә. Аның урынбасарлары тантанада бар иде.

Татарлар – тату, дустанә мөнәсәбәт коручылыр үрнәге

Сүзен “Бисмилла” белән башлаган Рөстәм Миңнехановның кәефе яхшы икәне сизелә иде. Ул бүген зур бәйрәм, тантана булуын искә төшереп, чараның мөһимлеге турында әйтте.

“Бүген – зур тантана. Ата-бабаларыбыз ислам кабул иткән көндә зур хыялларбызның берсе тормышка аша – ислам академиясенә нигез ташы салабыз. Татарларда данлыклы дин галимнәре күп булган, без аларның мирасы белән горурланабыз. Әмма күп вакыт югалттык. Янә галимнәребезне әзерләргә вакыт җитте. Русия күләмендә эшләүче ислам академиясендә киләчәк дин галимнәре, руханилар белем алачак. Бу уку йорты үрнәкле булуын телибез. Үзара аңлашып татулыкта яшәү тәҗрибәсен башкаларга күрсәтергә тиешбез”, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый. Игорь Баринов (уңнан икенче) чыгышына әзерләнә

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый. Игорь Баринов (уңнан икенче) чыгышына әзерләнә

Аннан соң сүз милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Бариновка бирелде. Аның чыгышы сәяси төсмер алды. Ул Русиягә мәгълүмати һөҗүм бара, басым ясала дип әйтте.

“Ислам академиясе – Русиядә мөһим проект. Бу чара милләтара, динара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Бу халыкара мәйданда безнең дәүләтнең абруен күтәрә. Бүген илебездәге тынычлык, үзара килешеп яшәүне тар-мар итү максаты белән безгә карата идеология сугышы бара. Бу агрессиягә каршы без мәгърифәтчелек белән каршы тора алабыз. Замана руханилары яшьләр белән бер телдә аңлаешлы итеп сөйләшергә тиеш. Бу – Русиядәге исламның яңа этабы”, диде ул.

Миңтимер Шәймиев Татарстанда, Русиядә ислам дәрәҗәсен күтәрер өчен белем бирү системасын булдырырга кирәк дип әйтте. “Ислам академиясе – ул тулы бер зур комплекс булачак. Ак мәчет – шул комплексның йөзек кашы. Академиядә укыткан галимнәргә, белем алган шәкертләргә бөтен шартлар тудырылачак. Аллаһ күрә – эшләребез барысы да күңелдән башкарыла.

"Эшләр уң булсын дип, ягез бер дога"

"Эшләр уң булсын дип, ягез бер дога"

Әле күптән түгел генә Казан кирмәнен төзекләндердек, Кол Шәрифне булдырдык, Благовещен чиркәве төзекләндерелде. Аннары Зөя белән Болгарга тотындык. Бу – бик матур гадәт. Хәзер дә берьюлы ислам академиясе белән бергә Казан изге ана иконасы чиркәвен төзү эшенә тотындык. Халык та моны хуплый. Исламны үстерер өчен белем алу системасын булдырга кирәк”, дип чыгыш ясады Шәймиев.

Төрекләрне оныттылар. Махсусмы?

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында гыйлем туплауның мөһимлеге хакында әйтте. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бу тантананың Бәраәт кичәсендә узуын искә төшерде. Ул да котыртучылар, кешеләрне кара-каршы куючылар күп булуын искә алды.

Чыгыш ясучылар Ислам академиясе төзелешенә Русия президенты фатихасын бирде, ул хуплады дигән сүзләрне кабатлады. Моннан тыш гарәп укытучылары белем бирәчәк дигән сүзләр дә ычкынды. Ә төрекләр искә алынмады.

Камил Сәмигуллин академиянең нигез ташына киләчәк буынга хат сала

Камил Сәмигуллин академиянең нигез ташына киләчәк буынга хат сала

Моңа кадәр Болгарда Төркиядән руханилар килеп белем биреп йөрде. Азатлык алар белән хезмәттешлек булырмы дип Татарстан мөфтиеннән кызыксынды. Ул: “Әйе, төрек укытучылары килеп укытып китте, алар курслар алып барды. Академиядә безнең укытучылар да, гарәпләр дә булачак, чөнки белем бирү гарәп телендә барачак. Татарча да укыту оештырылачак, аны аерым факультет итеп оештырырга телибез. Безгә иске татар телен өйрәнү мөһим. Бай мирасны укырлык, өйрәнерлек белгечләр әзерләү бурычы куела”, диде Камил хәзрәт.

Болгардагы ислам академиясе бер ел эчендә төзелеп бетәргә тиеш. Бу сүзләрне берничә ай элек Рөстәм Миңнеханов әйтте. Татарстан мөфтие бу турыда: “Шулай булсын өчен дога кылыйк, берни алдан әйтеп булмый, барысы да Аллаһ кулында”, дип сүзен кыска тотты.

Тантананы күзәткән Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка монда бернинди дә сәясәт эзләргә кирәкми дип белдерде.

“Безнең укытучылар эшләде. Чакырабыз дисәләр, андый таләп булса, без куанабыз гына. Безнекеләр укырга килерме? Белем бирү урысча булса, Төркиядән килүчеләргә белем алу авыр булыр. Хезмәттәшлек алга да таба барыр дип уйлыйм, чөнки безнең мәзһәб бер, карашлар уртак. Тарихка карасак, дин өлкәсендә тыгыз элемтәләребез ныклы.

Болгар – татар-башкортларга гына түгел, төрки халыклар өчен изге бер урын. Биредәге ислам академиясе татарларга, Русия мөселманнарына файда китерер дип ышаныбыз. Без дә сезнең белән бергә бу вакыйгага шатланабыз”, дип әйтте.

"Кырым укучыларын да Болгарга җибәрәчәкбез"

Болгардагы Изге җыендагы кунаклар арасында Кырым мөфтие Әмирали Аблаев та күренде. Журналистлар белән аралашырга әллә ни атлыгып тормаса да, ул Азатлыкка кыска гына: “Без бу вакыйганы 15 ел көттек. Ислам академиясенә ихтыяҗ зур. Бирегә үз студентларны җибәрергә ниятлибез”, диде. Кырым мөселманнарының тагын нәрсәгә ихтыяҗы бар дигән сорауны ул җавапсыз калдырды.

Сәхнәдә чыгыш ясау тәмамлангач, ислам академиясенең нигез ташына салып калдырылачак киләчәк буынга хат укылды. Ул өч телдә: татар, урыс, инглизчә язылган. Әмма капсула тышын урысча гына язу белән бизәгәннәр, татарчасы артыкка китәр дип уйлаганнардыр. Бер телдә генә язылганына Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев тә көрсенеп куйды. Академиягә нигез ташы салуда “ТАИФ” белән “Татнефть” ширкәтләре башлыклары да катнашты. Бу проектны финанслау аларның да җилкәсенә төшәчәк.

Яңа академия заманча фикерле имамнар әзерләсен иде

Финляндия татарлары имамы Рамил Биляев Изге Болгар җыены чарасында беренче тапкыр. Ул аның татар халкына зур этәргеч бирә торган чара булганын билгеләде, ислам академиясенә зур өметләр баглавын әйтте.

“Бу – зур, масштаблы чара. Кешеләр белән дә сөйләштем, алар хисләрен яшерми, бик югары бәялиләр. Ислам академиясенә өметләребез зур. Сер түгел: татар дөньсында имамчылык эшен өлкән яшьтәге кешеләр алып бара. Озак вакыт узмас: кадрлар мәсьәләсенә килеп төртеләчәкбез. Академия яшь, заман таләпәренә җавап бирә торган, көндәшлеккә чыдаган, "конкурентоспособный", ярышта ота торган имамнар, дин белгечләрен әзерләвенә ышанабыз. Әйе, Казанда, Мәскәүдә, Уфада да дини уку йортлары бар. Әмма имамнарны әзерләү мәсьәләсен алар гына чишеп бетә алмый”, диде ул.

Тантанадан соң халык тарихи җәмигъ мәчет нигезендәге хәрабәләр янына юлланды. Анда гадәттәгечә өйлә намазы укылды. Аны Тәлгать Таҗетдин башкарды. Мөселманнар белән бер сафта Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиев та намаз кылды. Алар арасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да күренде, берничә район башлыгы да өйләдә иде.

Бәйрәм көнне яңгыр да сибәләде, әмма аңа карамастан халык өйләдән соң да кайтып китәргә ашыкмады.

Фотогалерея: Болгар җыены мизгелләре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG