Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам белгече" Хизриева мөселманнар арасында агентлар санын арттыруны киңәш итә


Галина Хизриева атакайлар белән
Галина Хизриева атакайлар белән

Ислам дине дошманнары белән бер тагарактан ашаучы Русия стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре Галина Хизриева көч стуктураларының ислам экстремизмы турында сөйләүче экспертлар сүзенә колак салмавына зарлана.

Мөселманнарга һәрдаим һөҗүм ясаучы Роман Силантьев, Рәис Сөләйманов тарафдары булган Русия стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре, Ислам.ру сәхифәсе баш мөхәррире Галина Хизриева, экспертлар һәрвакыт ислам экстремизмы турында дөрес фаразлар китерә, ә җирле хакимият һәм тәртип саклау оешмалары моны җәмәгатьчелекккә таратмаска тырыша. дип зарлана. Ягъни, ислам турында язучы экспертлар хакимият һәм көч структуралары белән эшләргә, аларга кирәкле мәгълүматны җиткереп торырга, ислам экстремистларыннан янаган куркынычлар турында сөйләргә һәрвакыт әзер булсалар да, аларны ишетергә теләүчеләр юк икән. Үзен эксперт дип санаучы Хизриева тәртип саклаучы оешма җитәкчеләренә үзенең “үтә дә кыйммәтле” тәкъдимнәрен дә җиткерә. Аларның күбесе шул ук мөселманнарны контрольгә алуга барып тоташа:

1. Агентура челтәрен булдырырга.

2. Милли һәм дини низагларны көнкүреш дип күрсәтергә тырышуны туктатырга.

3. Диаспора, милли һәм дини җәмгыятьләр белән тыгызрак эшләргә.

4. Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә медиада русофоб һәм Русиягә каршы фикерләрне күзәтеп барырга. Әлеге җирле берәмлекләр тулысынча чит ил пропагандасына бирелә һәм аларның миләрен юу бара.

5. Теркәлмәгән мәчет һәм гыйбадәт йортларына аеруча игътибарлы булырга. Барысы да кануни теркәлгән һәм хисапта булырга тиешле.

6. Нигездә мөселман төбәкләреннән чыккан канунсыз яшәүче ир кешеләр фатиры һәм йортына игътибарны арттырырга. Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмалары вәкилләре 5-6 кеше җыелып үз бүлекчәләрен булдыра һәм террор гамәлләрен оештырырга сәләтле була. Андый берләшмәләр артыннан күзәткәндә, аларның кайда барганнарын, кайсы чит илгә чыгуларын белеп була. Мисал өчен шул ук Төркиядә Сүриядәге сугышка һәм Русиядә диверсияләр алып барырга өндәүче Русия ватандашлары күпләп яшәүче районнар бар икән.

Әлеге киңәшләрдән күренгәнчә, Хизриева урыс булмаган халыкларны һәм ислам экстремизмын бер яссылыкка салып бутый. Хиҗриева фикеренчә, ислам экстремизмы килеп чыгуның бер факторы булып русофобия тора икән.

“Бу Русия җәмгыятен тотрыксызландыру факторы буларак кулланыла”, ди ул.

Хизриева кайбер биналарда урысларга каршы язуларны гади хулиганлыкка гына кайтарып калдырмаска чакыра. Аның фикеренчә, бу инде экстремистик төркемнәрнең бергәләшеп эшләве. Имеш хәзердән үк аларны игътибарсыз калдырсаң, киләчәктә бу бик күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкин икән. Татарстан дип әйтмәсәдә, бу очракта Казан турында сүз барганын аңларга мөмкин, чөнки хәзерге вакытта Казанны басып алучылар һәйкәлендәге кайбер язулар эше нигезендә мәхкәмә утырышлары уза.

Галина (Тайиба) Хизриева – 1961 елда Украинада туган. Дагыстанда урта мәктәпне, Мәскәү дәүләт университетында филология факультетын тәмамлаган. Эшчәнлеген Үзбәкстанда башлаган. Хәзерге вакытта Дагыстан дәүләт институтында теология факультетын тәмамлый.

XS
SM
MD
LG