Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос Анжелес Сабантуе татар-башкортларны бергә җыйды


Лос Анжелес Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:15 0:00

28 май АКШның Лос Анжелес шәһәрендә милли бәйрәм - Сабантуйны зурлап билгеләп үттеләр.

Лос Анжлеста быел Сабантуе 11 тапкыр билгеләнде. Чит илләрдәге Сабантуйлары Татарстан белән Башкортстандагылардан бераз аерылып тора - алар пикник формасында уза. Пикникка кеше үзе белән ашарга-эчәргә алып килә, ЛА Сабантуена да күпләр милли ризык пешереп алып килгән: өстәлләрдә өчпочмак та, вак бәлеш тә, итле бәлеш тә, бавырсак та, пылау белән самса да бар иде. Дуслар белән бергә мәтрүшкәле кайнар чәй дә эчеп җибәрсәң — дөньялар түгәрәкләнеп китә шул.
Сабантуй пикнигы яшьләрнең танышу, өлкәнрәкләрнең очрашып, аралашыр урыны ул. Кайнап яшәгән шәһәр тормышыннан аерылып, тыныч паркта очрашу бик тансык.

Лилия һәм Аяз
Лилия һәм Аяз

Шундый пикникларның берсендә танышып, аралашып, гаилә корган яңа парыбыз белән дә бик горурланабыз. Ике ел элек Корбан бәйрәме пикнигында танышкан, бүген инде матур, тату гаилә корган Лилия белән Аязны бәйрәмдә күрү икеләтә сөендерде. Шаммасовлар гаиләсе үзләре бик әүдем дә, уеннарда катнаша, оештыручыларга ярдәм итә.

Үзебезнекеләр арасында гаилә коручыларны тагын да күбрәк итәсе килә, әлбәттә.

Быелгы Сабан туе бизәге Илхан Садри
Быелгы Сабан туе бизәге Илхан Садри

Быелгы Сабантуе башкаларыннан җырлы-моңлы булуы белән дә аерылып торды. Беренчедән, быел беренче тапкыр чара Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән ачылды. Бар килгән кунаклар бергәләп җырлады аны. Башкортстанның танылган җырчысы, хәзер Лас Вегас шәһәрендә яшәүче Лиана Хәбибуллинаның дәртле җырлары бәйрәмебезнең бер ямьле бизәге булды. "Етегән" фильмы премьерасында ук яратып калган тамашачыларын бик сөендерде ул. Сан Франциско шәһәрендә яшәүче Илхан Садри быел безнең Сабантуен килеп күрде. Аккордеон, гитарада уйнады, җырлады. Паркта яңгыраган үз көйләребезне ишетү бик күңелле булды, йөрәккә май булып ятты.

Айгөл Фәйзуллина-Бизли бии
Айгөл Фәйзуллина-Бизли бии

Лас Вегастан бәйрәмгә килгән Айгөл Фәйзуллина-Бизли үзе теккән милли киемен кигән иде. Башкорт биюен биеп, тамашачыларны таң калдырды. Айгөл белән фотога төштеләр, аның матур бизәүгечләрен тотып-тотып карадылар. Күпләр башкорт милли киемен беренче күрә, шуңа барсы өчен дә яңалык иде.

Кем беренче?
Кем беренче?

Кыска гына концерт програмыннан соң спорт уеннары башланды. Сабантуенда уйналган барлык уеннар - йомырка салынган кашык кабып йөгерү, капчыкта сикерү, бәйләнгән күз белән чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү кебек уеннарда балалар да, олылар да әүдем катнашты.

Сабантуй батыры исеменә бер потлык герне иң күп тапкыр күтәреп, Казакъстаннан күчеп килүче Миша исемле егет лаек булды.

Балалар өстәле
Балалар өстәле

Балалар ярышып, йөгереп, уйнап туктагач һәрберсе оештыручылардан бүләк алды. Алар өчен аерым өстәл булдырылып, өстәлгә дә балаларны уйнатып утырту өчен әйберләр куелган иде: сурәт төшерделәр, буядылар, фоамираннан кечкенә генә кош-хайваннар ясадылар.

Сабантуй һәм шуның ише бәйрәмнәрне оештыруда кулланылган акчаларны бераз булса да каплау ниятендә оештыручылар икенче ел лотерея уенын оештыра. Билетларны Сабантуе барышында сатып алып була. Ә бүләкләр барсы да йөрәк җылысы салып, кулдан ясалган. Уфадан күчеп монда яшәүче Рөстәм абый Әдеһәмов икенче ел безгә көйдереп бизәлгән агач кашыклар бүләк итте. Ул бүләкне һәркем ярата, ЛА (Лос Анжелес) Сабантуе истәлеге дип кулга төшерергә атлыгып торалар. Рөстәм абый быел үзе Сабантуенда катнаша алмады, алар гаиләсе белән Техаска күченде, әмма киткәнче үк бүләкләрне ясап калдырган иде. Әдеһәмовларның Лос Анжелестан китүе монда калучылар өчен зур югалту, әмма Техас штаты өчен сөенәбез, бу гаилә андагы татарларны үз тирәсенә туплап, киләсе елга ук бәйрәмнәр оештыра башлаячагына иманым камил.

Лоторея бүләкләре
Лоторея бүләкләре

Быел шулай ук Казаннан агач бизәүгечләр алдык, аларны да халык бик яратты. Шаммасовлар гаиләсе бик күп уенчыклар белән уртаклашы. Биредәге татар оешмасы активисты Раушания апа Биктимерова лотерея өчен чәкчәк пешереп алып килде, күпләр өчен бу татар милли ризыгы бик тансык иде.

Сабантуй кунаклары
Сабантуй кунаклары

Сабантуенда 80нән артык кеше катнашты. Калифорния, Невада штатларыннан тыш, Аризонаның Феникс шәһәреннән дә кунаклар бар иде. Лос Анжелес сабантуена килгән, катнашкан, оештырган барлык кешеләргә рәхмәт әйтеп, күңел булып, киләсе елга яңадан очрашырга сүз куешып, таралыштык.

XS
SM
MD
LG