Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:35

Кириллның Башкортстанга беренче тапкыр килүе. Ул сәфәрен Бөредән башлый.

4 июнь көне Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Бөре Изге-Троицки хатын-кызлар монастырендә Михаило-Архангельский чиркәвендә булачак. Бераз соңрак ирләр монастырендә гыйбадәт кылу уздырачак. Proufu сәхифәсе язуынча, шул ук көнне патриарх Уфада Бехтеревадагы Сергиев чиркәвендә һәм Комсомольскидагы Воскресенский чиркәвен карыячак.

5 июнь көнне Кирилл Башкортстан митрополиясенең Рухи-агарту үзәгендә булачак.

Уфада “Башнефть”нең элекке җитәкчесе Урал Рәхимовның элекке утырмасында Уфа епархиясе урнашачагы һәм Кириллны шул затлы бинада каршы алырга җыенулары турында элегрәк Азатлык язган иде инде.

Кириллның Башкортстанга сәфәре уңаеннан, авыл хуҗалыгы министрлыгы залында 60 кешегә исәпләнгән банкет булачак. Ул 264 мең сумга төшәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG