Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

MAKSAT сайты Рамазан аенда бәйге игълан итте. Ярышта теләгән кеше катнаша ала, уңышка ирешүчеләргә бүләкләр вәгъдә ителә.

MAKSAT сайты Рамазан ае уңайеннан "Супер ай" дип аталган ярыш-марафон оештыра. Катнашырга теләгән һәр кеше махсус сәхифәдә үзенең максатын һәм теләкләрен беркетеп, бер ай эчендә бу максатка ирешү өстендә эшләргә тиеш була. Ай ахырында уңышка ирешүчеләрне бүләкләр көтә, дип белдерде Азатлыкка сайт авторы Данил Әхмәтшин.

"Үз алдыбызга 30 көнлек максат куеп, без, рух һәм ихтыяр көчебезгә тәэсир итәчәк, шул ук вакытта безне үзгәртәчәк киртәләрне җиңеп чыгарга тиеш. Үз өстеңдә эшләү, физик һәм рухи яктан камилләшер өчен менә дигән вакыт" дип әйтелә марафон тасвирламасында.

Данил Әхмәтшин сүзләренчә, чарада катнашу гаризалары инде килә башлаган.

MAKSAT проекты интернетта берничә ай элек эшли башлаган. Анда татар телендә тайм-менеджмент, эффектив эш итү, сәламәт яшәү рәвеше, белем офыкларын киңәйтү темалары яктыртыла.

XS
SM
MD
LG