Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бөдрә тал"ны яраткан патшабикә тәхетенең 63 еллыгын билгели


Елизавета II
Елизавета II

Июнь башында британ патшабикәсе Елизавета II-нең таҗ киюенә 63 ел тулды. Азатлык британ тәхетендә иң озак утыручы патшабикәнең тормышына кыскача күзәтү тәкъдим итә.

1926 елның 21 апреле. Британия патшасы Георг VI гаиләсендә беренче кыз туа - нәни Елизавета. Ул гаиләдә яхшы белем һәм тәрбия ала, чакыртылган мөгаллимнәр аңа тарих, конституция, хокук белеме, дин белеме, сәнгать һәм француз телен укыта. Шулай ук ул яшьли атлар белән кызыксына башлый, атларга атланып йөри.

Сугыш һәм таҗ кию

Георг VI Икенче дөнья сугышында Британияне нацизмга каршы көрәшкә күтәрүче буларак тарихка кереп кала. Сугыш башланганда Елизаветага 13 яшь була. Яшь булуына карамастан, ул радиодан чыгыш ясап, сугыш корбаннары булган балаларга мөрәҗәгать итә, гренадерлар янына чыга. 1945 елда ул хатын-кызларның саклану отрядына кереп, биш ел дәвамында механик-машина йөртүче буларак хәрби хезмәтне үти, лейтенант исемен ала.

Яшь Елизавета
Яшь Елизавета
Әтием кинәт вафат булганыннан соң, мин аның суверен вазифаларын үтәргә тиеш. Хисләр бик күп, шуны гына әйтим: мин әтием кебек үк дөнья буйлап таралган халыклар мәнфәгатьләрен яклаячакмын. Илаһидан миңа яшь килеш бирелгән бу вазифаны үтәргә ярдәм сорыйм.
Таҗ кию вакытында ясалган чыгыш

​21 яшендә Елизавета Филипп Маунтбеттенга кияүгә чыга. Аларның мәхәббәт тарихы аерым игътибарга лаек. Патша гаиләсен якыннан белүчеләрнең барысы да аларның арасында җылы һәм көчле мөнәсәбәт булганын таный. 2007 елда алар бергә яшәүнең 60 еллыгын билгеләде, бу патшалар өчен сирәк күренеш. Бәхетле гаиләнең дүрт баласы туа. Принц Чарльз - тәхеткә беренче намзәт.

1952 ел. Георг VI вафат була. Ул вакытта Кениядә булган Елизавета патшабикә булып игълан ителә. Һава аланында ашыгыч кайткан патшабикәне премьер-министр Уинстон Черчилль каршы ала. 1953 елның 2 июнендә таҗ кию тантанасы уза. 3000 бриллиант, 277 энҗе, зәңгәр якут, зөбәрҗәт һәм кызыл якут белән бизәлгән Карл II таҗы яшь Елизаветага кидерелә. Хәзер дә. Парламент сессияләрен ачу вакытында патшабикә бу таҗны кия. Тарихта беренче (һәм әлегә бердәнбер) тапкыр Британ патшасы коронациясен телевидение туры эфирда күрсәтә. Урамда яңа патшабикәне каршылап 3 миллионга якын кеше җыела.

Идарә итү авырлыклары

60 елдан артык идарә итү вакытында Британиядә 11 премьер-министр алышынды, хәзерге Дэвид Кэмерон - уникенче. Моннан көлеп британ милли театры "Аудиенция" исемле спектакль куйган. Анда монархның атна саен премьер-министр белән очрашу гадәте барлык 12 премьер-министр белән күрсәтелә. "Сәясәт эшлеклеләре килә һәм китә. Патшабикә исә, яңа премьер-министрны көтеп кала", диелә спектакльда.

Идарә итү вакытында патшабикә нинди генә вакыйгаларга очрамаган. Даими рәвештә инглиз телле илләргә һәм башка дәүләтләргә сәфәр кылулар, БМОда күпсанлы чыгыш ясаулар, патша гаиләсенә һөҗүмнәр, принцесса Диана кыйссасы һәм ул гаиләгә тудырган авырлыклар, Фолкленд утраулары белән сугыш һәм башка бик күп вакыйгаларны патшабикә, һәрвакыттагыча, горур йөз белән кабул итә.

Маргарет Тетчер белән
Маргарет Тетчер белән
Елизавета II - профессионал, ул һәр адымын җентекләп уйлый һәм беркайчан да ашыгыч адымнар ясамый.
Уильям шаһзадә, Елизавета II оныгы

​Күп кенә кеше патшабикәне вазифасы формаль, реаль көче булмаган дип санаса да, чынбарлыкта Елизаветта II бик тәэсирле шәхес. Милләтләр Бердәмлеге (инглиз телле илләр берлеге) башлыгы буларак шактый күп илнең формаль идарәчесе ул. Аның премьер-министрны раслау һәм инкарь итү хокукы бар, аларга киңәшләр һәм боерыклар бирү мөмкинлеге каралган. Елизаветаны бик белемле һәм тирән фикерле кеше дип саныйлар, премьер-министр Маргарет Тэтчер аның киңәшләрен бик хөрмәт иткән.

Кайбер белгечләр фикеренчә, Елизаветта II вафатыннан соң Милләтләр Бердәмлеге эшчәнлеген туктатыр, күпчелек илләр патшаның формаль идарәсеннән чыгар. Бары тик Елизаветта II харизмасы гына Австралия һәм Канада кебек илләрне Бердәмлектә тота.

Көн тәртибе

Патшабикәнең һәр көне бер төрле үтә. Аны иртәнге сигездә уяталар. Янына башта чәй кертәләр, шунысы әһәмиятле: чынаяк тоткычы һәрвакыт уңга карарга тиеш, тәлинкәдәге бал кашыгы диагональ ятарга тиеш. Аннары бүлмәгә яраткан этләр йөгереп керә. 9да ашханәдә иртәнге аш (чәй белән ипигә ягылган май һәм мармелад). Шул ук вакытта Елизавета иртәнге гәзитләр укый.

Сәгать унда патшабикә кабинетында рәсми хатлар, мөрәҗәгатьләр укый, аларга җавап бирә. 11дә ул рәсми затларны кабул итә. Министрлар, дипломатлар - барысы да бер аякка тезләнеп, патшабикәнең кулын үбә. Төшке аш вакытында Елизаветта гадәттә сэндвичлар ашый. Сүз уңаеннан, ул ашлар һәм бәрәңгене күрә алмый.

Патша гаиләсе
Патша гаиләсе

Кыска ялдан соң рәсми чаралар, тантаналар башлана. Кичке аш төгәл 20 сәгать 15 минутта башлана. Гадәт буенча кичке ашка кечкенә балалардан тыш бөтен гаилә җыела. Кечкенә балалар, Елизавета фикеренчә, этикет буенча ашау гадәтенә өйрәнгәнгә кадәр өлкәннәр белән утырырга тиеш түгел. Кичке аштан соң телевизор карап, патшабикә йокыга китә. Мондый режим белән Елизавета инде 63 ел яши.

"Бөдрә тал"ны тыңлау

Шунысы кызык: Елизаветта II алдында татар опера җырчысы Альбина Шаһиморатова чыгыш ясап, татарча "Бөдрә тал" җырын җырлаган. Аңа таҗ киюенә 60 ел тулуга багышланган тантанада булган хәл турында Шаһиморатова Азатлыкка болай сөйләде:

"Мин операдан өзек башкаргач, ул: "Сезнең исемегез рус милләтеннән булмавыгызны күрсәтә, милләтегез белән кем сез?" диде. Мин үземнең татар кызы булуымны әйттем. Шуннан ул: "Үзегезнең берәр әсәрегезне беләсезме?", дип сорады. Мин: "Беләм", дидем. Ул: "Җырлагыз әле", диде. Татарларны да, Казанны да белә икән. Мин "Бөдрә тал"ның татар халык җыры булуын әйттем. Патшабикә һәм тантанада катнашучылар җырымны яратып тыңлады", ди Шаһиморатова.

XS
SM
MD
LG