Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Япониягә җавабы: үзе йөри торган трактор


Бу атнада Татарстанда Cognitive Technologies ширкәте тарихта беренче булган йөртүчесез трактор сынауларын үткәрде. Беренче сынау тракторы Татарстан кырларында эшләячәк.

Узган ай ахырында гына Япониядә Robot Taxi исемле йөртүчесез такси прототибы тәкъдим ителгән иде. Машина төрле җиһазлар, сенсорлар, видеокамералар һәм GPS-навигатор ярдәмендә хәрәкәт итә, юлдагы киртәләрне күрә ала. Йөртүчесе булмаган машина 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпия уеннары алдыннан чыгачак дип көтелә.

Күп вакыт та узмады, Русиянең Cognitive Technologies исемле оешмасы Татарстанда үзе йөри торган трактор тәкъдим итте. Аның ГЛОНАСС-GPS навигациясе, компьютер "күрү сәләте" җиһазлары һәм санау блогы бар, аның ярдәмендә трактор кырларны үзе эшкәртә ала. Моннан тыш трактор куркыныч объектларны күреп, харита өчен аларның зурлыгын һәм урынын билгели ала.

"Әлеге тракторның прототибы инде Татарстан кырларында эшли башлады", дип сөйләде журналистларга Cognitive Technologies ширкәте президенты Ольга Ускова. Аның сүзләренчә, йөртүчесе булмаган тракторлар тәүлек буена эшли ала. Моннан тыш бу төр техникада кеше хезмәтенә ихтияҗ юк, шулай итеп чыгымнар кими. Ускова проект ярты елга тизрәк бара дип белдергән.

Тирә-якны трактор болай "күрә"
Тирә-якны трактор болай "күрә"

10-15 см зурлыгындагы объектларны компьютер "күрү сәләте" җиһазлары ярдәмендә трактордан 15-20 метр ераклыкта булганда ук күрә ала. Моннан кечерәк объектлар исә транспортка зыян китерми, алар махсус таш җыйгыч белән алына.

Проектның уңышка ирешү очрагында, аны экспорт буларак башка илләргә дә чыгару күздә тотыла. Моның белән бигрәк тә үсеп килүче илләр, Урта Азия, Латин Америкасы илләре кызыксыначак, дип фаразлыйлар җитештерүче ширкәттә.

Шул ук вакытта Cognitive Technologies ширкәте "КамАЗ" белән берлектә автоном йөк ташучы машиналар булдыру юнәлешендә дә эш алып бара. 2020 елга андый беренче машинаны чыгару планлаштыра, сынау рәвешендә исә үзе йөри торган беренче йөк машиналары Татарстан юлларына инде 2017 елда чыгарга тиеш диелә. Проект инвестицияләре 18 миллиард сум дип бәяләнә.

Белешмә

Cognitive Technologies - програм тәэмин ителеш белән шөгыльләнгән Русия ширкәте. Үзәк офисы Мәскәүдә. 1993 елда Русия Фәннәр Академиясенең шәкли фәһем лабораториясе нигезендә оешкан. 2014 елдан КАМАЗ белән бергә автоном йөк машиналары тәҗрибәләрен алып бара. Ул Русия мәгариф һәм фән министрлыгының йөртүчесез транспорт булдыру бәйгесендә җиңгән. Татарстанда эшчәнлекне Иннополис шәһәрчегендә алып бара.

Автоном транспорт (йөртүчесез машиналар) булдыру эшен бүгенге көндә күп ширкәтләр алып бара. Иң уңышлылардан булып Tesla ширкәте санала, ул машиналарда тулы автопилот булдыра. Моннан тыш Google 2011 елдан бирле "Гуглмобиль" проектын алып бара. Июнь башында исә Fiat белән Uber такси хезмәте дә уртак проект турында килешкән. Toyota, Daimler, Volvo автоконцерннары да бу юнәлештә эш алып барганын игълан итте.

XS
SM
MD
LG