Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телефонда "казынып утыру" гадәткә керә бара


Балтачта яңа мәчет ачылышы вакытында дин әһелләренең "фаббинг" дип аталган "телефонда казынып утыру" күренеше
Балтачта яңа мәчет ачылышы вакытында дин әһелләренең "фаббинг" дип аталган "телефонда казынып утыру" күренеше

Инглиз телендә "фаббинг" дигән яңа сүз барлыкка килде. Бу күренешнең сәбәпләрен һәм зыянын аңлау өчен Кент университеты галимнәре махсус тикшеренү үткәрде.

XXI гасырда һәркемгә таныш күренеш: сөйләшкән вакытта әңгәмәдәш телефонын чыгарып, хатларга җавап бирә башлый яки дуслар белән җыелышып, һәркем смартфонында "казынып" утыра. Һәм мондый күренешне ашыгыч эш белән бәйле түгел, кешеләр ял иткәндә, гаилә белән ашаганда, дуслар белән йөргәндә, мәҗлесләрдә һәм башка очракларда күзәтеп була.

Күптән түгел галимнәр бу күренеш өчен махсус исем уйлап тапкан: phubbing (инглиз телендә phone - телефон һәм snubbing - игътибар итмәү). Шулай итеп фаббинг дип тере аралашу урынына телефонга карап утыруны атыйлар.

36,6% кешене фаббинг күренеше депрессиягә кертә

Бу күренешне фәнни яктан өйрәнү әле башланып кына киткән. Андый тикшеренүләрнең беренчесе 2014 елда чыккан, ул вакытта галимнәр хатын-кызларда фаббинг сәбәбе итеп ирләре яки йөргән егетләре белән проблемны күргән. Узган ел ахырында АКШ психологлары сораштыру үткәргән, анда катнашкан 46,3% кешенең дуслары фаббинг белән шөгыльләнә булып чыккан. 36,6% кеше исә бу күренештән депрессиягә керә дип хәбәр ителде.

Татарстан министрларына да фаббинг күренеше хас, "Татарстанның бизнес партнерлары" форумыннан фотосурәт.
Татарстан министрларына да фаббинг күренеше хас, "Татарстанның бизнес партнерлары" форумыннан фотосурәт.

Күптән түгел бу күренешкә багышланган яңа тикшеренү чыкты. Аны Computers in Human Behavior журналында Кент университеты психология мәктәбе галимнәре бастырды. Алар нинди төр кешеләрнең фаббингка яраклы булуын тикшергәннәр.

Тикшеренү эшендә 251 кеше катнашкан (93 ир-ат һәм 158 хатын-кыз). Психологлар кешенең интернетка бәйлелеге, FOMO синдромы (fear of missing out - нәрсәнедер күрми, белми калу) һәм үз-үзен контрольдә тоту аның фаббингка мөнәсәбәтен ничек билгеләгәнен тикшерергә теләгән.

FOMO синдромы - "нәрсәнедер күрми, белми калу", социаль челтәрләрдә ниндидер әһәмиятле вакыйганы, хәбәрне вакытында күрми калудан патологик курку

FOMO синдромы да күптән түгел барлыкка килгән, беренче тапкыр бу термин 2011 елда кулланылган. "Нәрсәнедер күрми, белми калу" - социаль челтәрләрдә ниндидер әһәмиятле вакыйганы, хәбәрне вакытында күрми калудан патологик курку. Бу синдром теләсә нәрсәгә кагылышлы: Facebook-та сәяхәткә чыккан хезмәттәшнең язмалары, яраткан авторның китап чыгуы турында хәбәр, сәясәт яңалыгы яки райондагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе турында хәбәр.

Моннан тыш әлеге синдром дуслар "чылбырыннан" югалу куркуын да үз эченә кертә. Кеше уйламыйча гына дусларның ансыз җыелу, берәр чара оештыруыннан курка, шуңа күрә даими рәвештә сәхифәсен яңарта, яңалыклар тасмасын күзәтеп тора.

Кешеләр фаббингны гадәти күренеш дип саный башлый

Галимнәр, тикшеренү барышында шундый нәтиҗәгә килгән: хатын-кызлар ир-атларга караганда фаббинг күренешенә ешрак дучар була. Моннан тыш "телефонда даими казыну" FOMO синдромы, интернетка бәйлелек һәм көчсез үз-үзен контрольдә тоту хәле белән тыгыз бәйләнгән. Шулай итеп, алар фаббингның алшартларын билгеләгән булып чыга.

Тикшеренү авторлары фикеренчә, бу эш - тарихта беренче булып тора, моңа кадәр беркем тирән эзләнүләр алып бармаган. Шулай ук сораштыру шуны күрсәткән: кешеләр фаббингны гадәти күренеш дип саный башлый. Башкаларны смартфонга төртелеп утыруын күргәч, һәр кеше дә әкренләп бу социаль модельга якыная диелә тикшеренүдә.

XS
SM
MD
LG