Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан да Уэлс кебек халыкара ярышларда катнаша алырмы?


Уэлс җанатарлары. Уэлс байрагында аждаһа Казан аждаһасын хәтерләтә
Уэлс җанатарлары. Уэлс байрагында аждаһа Казан аждаһасын хәтерләтә

20 июнь Русия җыелмасы Уэлска җиңелеп, Европа беренчелегеннән чыгып очты. Азатлык Уэлс феноменын Татарстан белән чагыштырып өйрәнде һәм социаль челтәрләрдә булган фикерләрне туплады.

20 июнь Франциянең Тулуза шәһәрендә узган уенда Русия җыелма такымы Уэлска 3:0 исәбе белән җиңелде. Уен вакытында ук интернетта футбол фанатларының кәефе кырылган язмалар пәйда була башлады. "Шаккатырлык исәп", "уен 11нче минутта ук бетте" дигән күпсанлы язуларны күрергә мөмкин иде. Хәтта Уэлс белән Русия такымнарының уенын шәрехчеләр "Уэлслар котычкыч исәп белән Русияне тар-мар итте" гыйбарәсен кулланды.

Русия Дәүләт думасының спорт комитеты башлыгы Дмитрий Свищев Русия такымын таратырга тәкъдим итте. Интернет кулланучылары исә үзләрен хислерәк тотты.

Татарстан аерым чыгыш ясый аламы?

Уэлс белән Русиянең алышыннан соң интернет киңлекләрендә Уэлс кебек Татарстанның да футбол такымы чыгыш ясый аламы, мөмкин хәлме бу дип фикер алышу да оештырылды. Уэлс – Британиянең бер өлеше, әмма футбол җылмалары УЕФА белән ФИФАда аерым теркәлгән. Татарстан да Европа яки дөнья чемпионатларында аерым чыгыш ясарга сәләтлеме? Бәлки, бу Русиядә футбол спорт төренең үсеш алуның бер юлыдыр, дигән сорауга җавап эзләделәр. Көндәшлек булганда уңай нәтиҗәгә ирешү җиңелрәк, дигән фикер яңгыраттылар.

Error rendering VK.

​Азатлык бу хакта спорт уеннары белгече, "Бизнес-онлайн Спорт" журналисты, футбол уеннарының шәрехчесе Айрат Шамиловтан сорашты. Аның фикеренчә, "Рубин" Русия җыелмасыннан арттыра алмаячак.

"Уэлс, Ирландия, Шотландия – болар барысы да зур патшалыклар. Аларның барысы да Олимпия уеннарыннан кала барлык чемпионатларда үз дәүләтләре өчен чыгыш ясый. Бу – уникаль күренеш. Әмма аларга яраганы безгә рөхсәт ителми. Татарстан берничек тә Русиядән аерым чыгыш ясый алмый. Бу гап-гади сепаратизм итеп кабул ителәчәк. Бик хисле кешеләр мондый чемпионатларда Татарстан байрагы белән респуликаның футбол такымының чыгыш ясавын теләсәләр дә, Татарстан – Русиядәге бер республика булып кала бирә.

Айрат Шамилов
Айрат Шамилов

Испаниягә кергән Каталониянең дә футбол җыелмасы бар, алар аерым чыгыш ясарга тели. Бик көчлеләр, җыелма такымда күпчелек – “Барселона” футболчылары. Аларның чыгыш ясаулары сокландыргыч. Уэлс белән чагыштырганда аларда йолдызлар күбрәк тә әле. Әмма андый сәяси карар юк, чемпионатларда Каталония аерым чыгыш ясамый.

Ярар, сәяси ихтыяр белән Татарстанга аерым чыгыш ясарга рөхсәт ителде, бернинди дә сепартимз юк дип аңлауга ирешелде дигәнне күз алдына китерик, ди. Милләте белән татар булган футболчыларны санасаң да, унлап кеше җыела. Чыгышы белән Татарстаннан булганнардан Владислав Игнатьев, Андрей Бобер, Алексей Козлов искә төшә. Алар чыгышы белән Чаллыдан. Андыйлар да унлап кеше җыеладыр. Суза-тарта 20 кешелек такым тупланыр, бәлки. Әмма иманым камил: алар Русия җыелмасыннан яхшырак күрсәткечләргә ия булмаячак. Русия җыелмасында да бер татар да, “Рубин” футболчысы да булмады. Русия җылмасы коточкыч түбән дәрәҗәдә уйный. Безнекеләр алардан арттыра алмаячак.

Уэлс футболчысы Гарет Бейл
Уэлс футболчысы Гарет Бейл

Элеккеге Советлар берлегендә булган дәүләтләр дә футболда уңышка ирешә алмады. Зур дәрәҗәдәге чемпионатларда уйнарлык кемне телгә алып була? Русия, Украина, Казакъстан белән Үзбәкстан. Соңгысының яшьләр җыелмасы искиткеч уйный. Алар үз дәрәҗәсендә Азия кубогы уеннарында яхшы чыгыш ясый. Кызганычка, Советлар берлеге вакытында спорт системы җимерелде, яңасы торгызылмады. Русиядә спорт системсыз үсеш ала.

Уэлста футболны дин урынына күрәләр. Нинди генә уен булмасын, трибуналар һәрвакыт тулы. Британиядә футбол йөзләгән еллар дәвамында үсеш алып мәдәни югарылыкка күтәрелгән. Ә “Рубин” уеннарында трибуналар ярым буш”, дип сөйләде Айрат Шамилов.

Русиянең җиңелүен социаль челтәрләр ничек кабул иткән?

Инде бер көн үтсә дә, хисләр суынмады, интернет һаман бу вакыйганы чәйни. Әйтик, "Зоополис" фильмыннан соң интернетта мем булып киткән "Блиц"ны Русия такымы белән чагыштырулар күп булды:

Такымның беренче голны инде 11нче минутта кертелүе дә Твиттерда чагылыш тапкан:

Җанатарлар уенчыларның тизлеген һәм кыек паслар җибәрүләрне дә истә тота:

Ә кайберәүләр моннан да ераграк китте. Америкада яшәүче Ленар Мөхәммәдиев Русия уенчыларын виртуаль күзлек кигән уенчылар белән чагыштырган.

Классик шаяру булып Аэрофлотның уйдырма рекламасы булды:

Русия җыелма такымының тактикасына да зур игътибар булган. Янәсе, барлык уенчылар Уэлс футболчысы Бейлны "капларга" омтылган.

Error rendering VK.

Казаннан Искәндәр Нәбиуллин исә проблемның сәбәбе төбенә төшәргә булган:

Уен алдыннан патриотик рух сизелгән иде:

Кайбер Русия түрәләренең уенга кадәр хәтта мондый язмалары да булган:

Икенче яктан, кызыклы күзәтүләр дә булган: Уэлс такымын Татарстан белән чагыштыру. Әйтик, бер кулланучы туграларны чагыштырып алган:

Error rendering VK.

Белешмә

Уэлс футбол җыелма такымы Британиянең бер өлеше булган Уэлсны төрле халыкара бәйгеләрдә тәкъдим итә. Олимпия уеннарыннан тыш барлык зур халыкара чараларда, чемпионатларда Британиядән аерым катнаша. Махсус оешкан Уэлс футбол ассоциациясе тарафыннан идарә ителә. Беренче матчны җыелма 1876 елда Шотландия белән уйнаган. 1906 елда ФИФАга керә, ләкин британ ассоциацияләренең финанс низаглары аркасында 1928-1946 елларда уеннарда катнашмый. 1958 елда Уэлс такымы дөнья беренчелегендә катнаша һәм хәтта финалның 1/4 уенына кадәр барып җитә. Тик шуннан соң аның уеннары уңышсыз була, ара-тирә эре спорт чараларында катнашса да, уңышка ирешә алмый. Июнь башында чыгарган рейтингта ФИФА Уэлс такымына 26нчы урын бирде. Хәзерге җыелмада "Реал Мадрид"ның танылган уенчысы Гарет Бейл, "Ливерпуль"дан Дэнни Уорд, Джо Аллен, "Арсенал"дан Аарон Рэмзи кебек танылган футболчылар уйный.

XS
SM
MD
LG