Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан Арена" зур ифтарга әзерләнә. "Футбол кырына зыян килмәячәк"


Республикакүләм ифтарга Индонезиядән дә волонтерлар килгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

Республикакүләм ифтарга Индонезиядән дә волонтерлар килгән

22 июнь Казанның “Казан Арена” футбол стадионында IV республикакүләм ифтар оештырылачак. Әлеге мәҗлескә ун меңгә якын мөселман килүе көтелә. Әлеге чарада ярдәм итүче волонтерларның саны 700дән узды дип белдерде Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе, волонтерлар белән эшләү өчен җаваплы вәкил Айгөл Биктимерова.

Чәршәмбедә “Казан Арена” стадионында үтәчәк республикакүләм ифтар мәҗлесенә соңгы әзерлек эшләре бара. Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе, волонтерлар белән эшләүгә җаваплы вәкил Айгөл Биктимерова җиткергәнчә, алар 700 волонтер-ярдәмче җыярга дип максат куйган булган. Теркәлгән волонтерларның саны 750гә җиткән.

Волонтерларның географиясе дә киң: Татарстаннан тыш ифтар мәҗлесен оештыруда ярдәмгә Ульян, Киров, Мәскәү, Самар өлкәләреннән килгәннәр. Алар барысы да юлларын үзләре түләп, безнең шунда катнашасыбыз, ярдәм итәсебез килә дип волонтерлар командасына кушылган.

Ярдәм итүчеләр арасында татар милләтеннән булмаганнары да бар дип белдерде оештыручылар. “Бүген генә теркәү узган яшьләр арасында Индонезиядән килгән егет-кызларыбызның булуын ачыкладык”, ди Айгөл Биктимерова.

Волонтерлар нигездә өстәл әзерләү белән мәшгуль булачак. Бу көннәрдә ифтар оештыручылар волонтер-егетләр ярдәмендә аларны төзи. Узган елдан аермалы буларак, быел урындыклар урынына эскәмияләр куелачак. Бүген хатын-кызлар юарга тиешле җиләк-җимешне, бозылмый торган ризыкларны әзерләп калдырачаклар. Иртәгә иртәнге сигездән башлап волонтерлар өстәлләргә җәймәләр җәеп, ашамлыклар өләшеп кунакларны каршы алырга әзерләнәчәк.

Айгөл сүзләренчә, ифтар мәҗлесенең чыгышлары әзер. “Програмда вәгазьчеләр, нәшид, мөнәҗәт әйтүчеләр булачак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы да көтелә. Мәдәни өлештән соң халык намаз урыннарына таралачак”, ди волонтерлар эшләү өчен җаваплы вәкил.

Кайберәүләрдә футбол кырында намаз укылачагын белгәч, газонга зыян килмәсме дигән сорау туды. “Футбол вакытында 22 кеше махсус аяк киемнәре белән сәгатьләр буе чабып йөргәндә чирәмгә күбрәк зыян килә. Өстәвенә ифтарга килгән кунаклар футбол кырында аяк киемсез намаз укыячак. Алар анда ярты сәгатькә генә кереп чыга. Газонга зыян китерәчәкләр дигән фикер һич кенә дә дөрес түгел. Без махсус япмалар белән газонны каплыйбыз. Аларны өч көн кулланырга мөмкин. Анда йөгереп йөрергә, биергә дә була”, ди стадион мөдире Радик Миңнәхмәтов. “Казан Арена” җитәкчесе зур ифтар мәҗлесе өчен стадионның бушка бирелүен дә хәбәр итте.

Миңнәхмәтов ун мең кешелек ифтарның “Казан Арена” стадионында үтүе “Рубин” футбол такымына да рухи яктан ярдәм итәр дип уйлый. “2014 елда “Рубин” 9 уенның берсендә генә җиңелде. Һичшиксез, ярдәм итәр дип уйлыйм”, дип белдерде ул.

Республикакүләм ифтарга Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган. Дини чарага ун миллион сум тирәсе акча тотылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта республика күләмендә узачак чарага 8 меңләп чакыру билетлары таратылган. Чакырылучылар арасында күп гаиләле, социаль яктан якланмаган дин кардәшләребез, шулай ук “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә курслар узучылар, ятимнәр дә бар. Стадион авыз ачарга килүчеләрне 18.00 сәгатьтә кабул итә башлый, 19.00 сәгатьтә мәдәни-дини програм башлана. Мөнәҗәт башкаручылар арасында билгеле җырчы Филүс Каһиров кебек сәнгать әһелләре дә булачак икән.

XS
SM
MD
LG