Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:03

Казан мәчетендә мәзин булып эшләүче Булат Насыйбуллин хаҗ сәфәренә велосипедка утырып чыгып китте. Аны сәфәргә Америкадагы "Эш һәм сәяхәт" проекты рухландырган.

Егерме дүрт яшьлек Әлмәт егете Булат Насыйбуллин соңгы ике елда Казандагы Кабан арты мәчетендә мәзин булып эшли. Халык аның янына чирен өшкертергә, дәваланырга да йөри. Рамазан аен шул мәчеттә башлап җибәргәч, Булат мәхәллә халкы белән беренче тәравихларны укыды, алар фатыйхасын алды. Аннары ул тәвәкәлләп юлга кузгалды. Аны имам Сәетҗәгъфәр Лотфуллин да рухландырып торды.

Булат быел сентябрь аенда өйләнергә, туй ясарга да теләгән иде. Тик аннары, хаҗ бәрабәренә, шәхси тормышын көйләүне кичектереп торырга булган. Татарстаннан велосипед белән юлга чыгып киткән Булат инде Калмыкыстанга килеп җиткән. Ул, юлда бәйләнүче кеше дә, куркыныч та юк, бары тик көндезен сукыр черки генә тешләп бик нык борчый, ди.

Борынгылар хаҗга җәяү яки атка атланып, арбасына утырып кузгалган. Ә поездлар чыккач, Одессага барып пароходка утырып Истанбулга бара башлаганнар. Аннары Госманлы иле аша алар Мәккәгә юнәлгән. Шуны раслап, Истанбулда, Иерусалимдә, Мәккәдә татар һәм казан мөселманнарының үз вакыф биналары да булган диләр. Тик совет чорында хаҗ сәфәре тыелган яки бик сирәк оештырылган, әйтик 1945 елдагы Җиңү хөрмәтенә рөхсәт ителгән. 90нчы еллардан соң хаҗга төркемләп бара башладылар. Тик татардан калган мосафирханәләрне мөфтият, мөхтәсибәт талпынып караса да, үз карамагына кайтара алмады.

Истанбул аэропорты аша хаҗга бару һаман да тансык булып кала. Кайбер төркемнәр хаҗга Төркиядә туктап, күчеп утырып барды. Булат та бу катлаулы сәфәргә эчке дөньясын баетыр, савап туплар өчен бара. “Яңа туган сабый бала кебек гөнаһлардан чистарып кайтырга телим. Хәдис шуны вәгъдә итә”, ди. Очкычта очып кына тиз барып кайту аны ризалата алмаган. “Тагын да ихласрак юлны сайлыйсым килде”, ди ул. Бу идея бала чагында ук күңеленә кергән. Күптән инде җәяүләп Мәккәгә чыгып китәргә теләгән, тик фикердәшләр тапмаган.

Татар егете буларак Булат атларны ярата. Быел иптәш егете туенда да җайдак булып катнашкан. “Ә велосипед тимер атны хәтерләтә. Җәяүле юлчы савабын да бирә ала. Утырып та барасың, аяк та хәрәкәтләнә”, ди Булат. Велотуризм кагыйдәләре буенча, олы юлга чыгучы төркем дүрт кешедән аз булырга тиеш түгел. Тик Булат инде ул дүрт кешене көтеп ятмаган. Велосипед белән юлга кузгалырга теләүчеләр табылса да, алар соңгы мәлдә югалган. Шулай да Волгоград өлкәсенә килеп җиткәч дусты Марат Фәйзи скутерга утырып аны куып җиткән.

Алар хәзер “куркыныч очрарга мөмкин булган” Калмыкстан һәм Дагыстан, аннары Чечня, Осетия юлларын икәүләп гизә. Аннары исә Грузия аша Төркиягә керергә һәм Кыбрыска чыгарга булганнар. “Кыбрыстан Мисырга очкыч булырга тиеш”, ди Булат. Мисырдан алар йә Үрдүнгә, йә турыдан туры Согуд Гарәбстанына юл алырга телиләр.

"Шыпырт" хаҗ

Бу сәфәр журналистлар арасында кызыксыну уятыр иде. Тик бу юлы Булат шыпырт кына чыгып китүне кулай күргән. Чөнки инде ике ел элек матбугат бу сәфәр турыда язган булган, әмма ул вакытта чыгып китә алмаганнар. Насыйбуллин 2015 елда да талпынып караган. Ул Мәккәгә Азәрбайҗан, Иран, Күвәйт аша 5400 чакрым узып барырга теләгән. Тик Якын Көнчыгышта ДАИШ (Русияда тыелган оешма) һәм сугыш килеп чыккач, юл тагын да катлауланган. Башта планлаштырган сәфәрдә “Аллаһка якынаю юлы” дигән документаль фильм төшерергә, турыдан-туры репортажлар биреп барырга да теләгән. Тик быел исә “шыпырт” кына бару ысулын сайлаган. Булат Иран һәм Кувейт аша сызылган юлын, Төркия һәм Мисыр кебек махсус виза сорамаучы илләргә һәм сугыштан ерак торучы юлларга алмаштырган. “Шау-шу куптарасы килми, риядән китмәсен иде”, дип тә өсти ул. Согуд Гарәбстаны гына бу юлчылардан махсус виза сорый, тик егетләр кулында әлегә ул юк.

Мөфтиятнең ярдәме юк

Узган елларда Булат идеясенә рәсми диния нәзарәте матбугат каршында теләктәшлек күрсәткән иде. Тик быел әллә ни теләктәшлек яки ярдәм итү сизелми. Хәлбүки, Булат Насыйбуллинның җитәкчесе, Кабан арты имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин шулай ди. “Согуд Гарәбстаныннан виза алып бирергә ярдәм итәрләр дип өмет иткән идек. Тик мөфтият әлегә ярдәм итә алмады”, ди ул. Ә Булат бирешми. Ул, мөфтият теләктәшлек күрсәтә, алар сүзе ярдәм итәр, виза булыр, дип ышана. Сүз уңаеннан, “ДУМ РТ Хадж” оешмасында: “Хаҗга велосипед белән чыгып китүче турында ишеттек. Тик ул сәфәрне безнең аша оештырмадылар. Визаны да турыдан-туры Мәскәү аша үзләре ала торганнардыр инде”, диделәр.

Милли җанлы бала

Булат Насыйбуллин төрек-татар лицеенда укыган. Мәскәүдәге Плеханов исемендәге университетта да юкка гына бушлай белем алмаган - яхшы математик, чит телләрне су кебек эчә. Сыйныфташлары, университеттагы дуслары - хәзер эшмәкәр, түрә, укытучы яки галимнәр. Ә Булат Казанга кайтып мәчеткә эшкә кергән. Бала чакта да татарча сөйләп матур чараларда катнаша торган булган. Төркиядәге “Саман юлы” (Saman yolu) телеканалы да аның чыгышын төшереп күрсәткән. Җаны ничек куша, шулай эшләп яши. Әнисе Ләйсәрә Насыйбуллина дә аңа акча эшлә, яки түрә бул, дип кырыс таләпләр куймаган. Улы сайлаган юлны хуплаган. Ана кеше: “Балаң бәхетле булса, аның өчен йөрәк авыртмый”, дип яши. Ләйсәрә ханым үзе дә, улы кебек моңга, шигърияткә, гореф-гадәткә гашыйк кеше, ул аны яхшы аңлый. Улы белән горурлана һәм аңарга хәер-фатыйханы: "Үз көчеңә ышан. Якыннарыңны, дусларыңны хөрмәт ит. Аллаһы ярдәменнән ташламасын", дип биргән.

Сәфәргә Америка рухландырган Булатка АКШта булган тәҗрибәсе зур ярдәм иткән. “Эш һәм сәяхәт” (Work and Travel) исемле студентлар програмы буенча АКШка барган булган. Бераз эшләп акча туплаганнан соң, Булат башкалар кебек диңгез буена ял итәргә яки кибетләргә чүпрәк-чапрак җыярга юнәлмәгән. Ул дини кардәшләрен эзләп АКШ башкаласы Вашингтонга юл алган. Шундагы мәчетне интернеттан эзләп тапкан. Анысы кара тәнле кешеләр гыйбадәтханәсе булып чыккан. Бала йөзле Булат аларга өеннән качкан ак тәнле яшүсмер булып күренгән һәм алар аптырап калганнар. Соңыннан аның океан артыннан килгән мөселман, европалы булуын белеп, тагын да зур шок кичергәннәр. “Мине күргәч, шаккаттылар. Мондый мөселман да буламыни дип аптыраштылар. Манзара, могҗиза итеп кабул иттеләр. Аннары күнделәр, үз араларына алдылар. Рәхәтләнеп мәчеттә яшәп алдым”, дип искә төшерә ул. Ә Америка буйлап Булат гадәттә автостоп белән сәяхәт иткән. Мондый тәҗрибә аның кешеләргә булган ышанычын арттырган, тәвәкәллек өстәгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG