Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Эрдоганның гафу үтенүен белдерә, төрек президенты исә башка сүз куллана


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган

Кремль белдерүенчә, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган узган елның ноябрь ахырында Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерү өчен Мәскәүдән гафу үтенгән. Төрекчә язылган хатның мәгънәсе башкачарак.

Русиянең Су-24 хәрби очкычы һәлакәте өчен Төркия җитәкчесенең "гафу үтенүен" дүшәмбедә Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

“Эрдоган бу хәлгә тирән кызганыч белдерде һәм Төркия белән Русия арасындагы традицион дустанә мөнәсәбәтләрне торгызу, шулай ук төбәктәге кризис хәлләренә бергәләп реакция күрсәтү, террорчылыкка каршы көрәшү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер торуын әйтте”, диде Песков.

Кремль сәхифәсе Эрдоган хатыннан “Тагын бер мәртәбә үкенеч белдерергә, һәлак булган Русия очучысы гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашырга телим һәм дә гафу итегез дим”, дигән сүзләрен китерә.

Төрекчә язылган шушы хатның бу өлеше исә татарчага тәрҗемәдә "Һәлак булган очучы гаиләсенең кайгысын тагын бер кат уртаклашам һәм кызганыч белдерәм; ачу тотмасыннар дим" кебегрәк яңгырый. Хаттагы бу җөмләнең нәкъ шулай язылуын Эрдоганның матбугат вәкиле Ибраһим Калын раслады.

Сүрия президенты Асадка каршы сугышкан көчләрне бомбалаучы Русия хәрби очкычлары күпсанлы кисәтүләрдән соң да Төркия һава киңлекләренә керә дип, Анкара Су-24 очкычын бәреп төшергәннән соң Русия-Төркия мөнәсәбәтләре нык кискенләште, Русия Төркиягә туристлар җибәрүне һәм күп кенә Төркия таварларын илгә кертүне туктатты.

XS
SM
MD
LG