Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган белән Путин ике яклы мөнәсәбәтләрне җайлау турында килеште


Эрдоган белән Путин телефон сөйләшүе вакытында Русия туристларын Төркиягә җибәрү, сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызу турында килеште.

Русия һәм Төркия президентлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркиягә Русия туристларын китерүгә чикләүләрне бетерү турында килеште.

Кремльның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Путин белән Эрдоган бу мәсьәләне телефон сөйлшүендә күтәрде. Шулай ук Путин министрларга сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызу турында сөйләшүләр башлауга йөкләмә бирәчәген әйтте.

Президентлар очрашуы Мәскәү тәкъдиме белән узган һәм 45 минут дәвам иткән. Reuters Төркия президенты идарәсе хәбәренә сылтама белән Путин һәм Эрдоганның шәхси очрашу турында да сөйләшүен хәбәр итте. Әлеге очрашу 4-5 сентябрьдә Кытайда узачак "Зур 20лек" саммиты кысаларында үтәргә мөмкин.

Ике җитәкче дә "ике яклы мөнәсәбәтләрне торгызу һәм террорчылык белән көрәшү"гә әзер булуын әйткән.

Төркиянең узган елның ноябрендә Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшерүеннән соң, бу беренче сөйләшүе булды.

XS
SM
MD
LG