Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Сәләт-Кандракүл" балалар аланы эшен башлады


Сәлкешләр
Сәлкешләр

28 июнь көнне Башкортстанның Туймазы районындагы Кандракүл буенда татар балалары аланы ачылды. "Сәләт-Кандракүл" 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстанда бу “Сәләт” аланының өченчегә оештырылуы. Аны быел да “Рамазан” төрки агарту үзәге оештырды. Аланда быел 80 бала ял итә, шуларның 5е -Татарстан балалары. Алар белән 15 әйдаман эшли, аларның 3се - Уфадан, 2се - чыгышы белән Башкортстаннан булган Казанда белем алучы студентлар, калган 10ы - Татарстаннан. Алан Туймазы шәһәренең төзелеш фирмасына караган “Ромашка” ял йортында эшли.

Чараны оештыручы “Рамазан” төрки-агарту үзәге рәисе, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Марат Шәрипов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

​“Менә инде өченче ел “Рамазан” милли-агарту үзәге Башкортстан татарларының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан татар балалары өчен “Сәләт-Кандракүл” дип аталган алан оештыра. Бу аланның бурычы – киләчәккә милләтебез элитасын тәрбияләү, булачак журналистлар, язучылар, рәссамнар, җырчылар, театр актерлары, һәм, гомумән, нинди генә һөнәр ияләре булуга карамастан, туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Быелгы аланыбыз башка еллардан үзенең темасы белән аерылала. “Сәләт-Кандракүл” кино, театр һәм журналистикага багышлана. Аланда кинофестиваль узачак. Кинофестивальнең ачылу бәйрәменә Башкортстан киностудиясе хезмәткәрләре, танылган актерлар, режиссерлар килә. Һәм алар режиссура, сценарий, анимация, операторлык эше һәм башка юнәлешләр буенча осталык дәресләре үткәрәчәкләр һәм безнең сәлкешләрдә кино төшерү сәләтен дә ачарга тиешләр.

“Сәләт-Кандракүл” аланында
“Сәләт-Кандракүл” аланында

Шулай ук танылган татар рәссамы Вәкил Шәйхетдинов белән кызыклы очрашу булачак. Ул сценография, рәсем, сурәт буенча осталык дәресе оештырачак. Шулай ук алдагы көннәрдә Башкортстан һәм Татарстан Фәннәр академиясеннән профессорлар киләчәк. Алар белән хәзерге заман технологияләре темасына сөйләшү узачак.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры, Туймазы татар театры, “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре белән журналистика буенча осталык дәресләре оештырылачак. Һәм, әлбәттә, Башкортстан дәүләт университеты, Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары кызыклы математика һәм башка фәннәрдән осталык дәресләре оештыруы көтелә. Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессорлары безнең сәлкешләр белән эстрада җыры, кубызда уйнау, курай, тальян гармун буенча осталык дәресләре оештырачаклар”.

Алан республикадагы иң зур ике күлнең берсе булган Кандракүл буенда узуга карамастан, Марат Шәрипов балаларның су кермәячәген әйтте. Аның сүзләренчә, бу Карелиядә балалар белән булган фаҗигага бәйле.

“Сәләт-Кандракүл” 8 июльгә кадәр дәвам итә, аннан соң сәлкешләр Татарстандагы Биләрдә оештырылган алан эшендә катнашачак. Ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG