Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм алдыннан Мәдинәдә шартлау яңгырады


Согуд Гарәбстанның мөселманнар өчен изге саналган Мәдинә шәһәрендә көчле шартлау яңгырады. Интихарчы Пәйгамбәр мәчете янында үзен шартлатып, ике полиция хезмәткәрен үтерде.

"Әл-Җәзира" хәбәр иткәнчә, ике кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды. Интихарчы ахшам намазына Пәйгамбәр мәчетенә керергә теләгән, анда керә алмагач, машиналар парковкасында үзен шартлатты, дип хәбәр ителә.

"Әл-Гарәбия" телеканалы мәгълүматларына күрә, шартлаудан соң берничә машина янгыны башланды. Әлегә шартлау өчен бернинди оешма җаваплылык алмады.

Моңа кадәр Согуд Гарәбстанның көнчыгышында урнашкан Әл-Катиф шәһәрендә дә интихарчы һөҗүме булды. Һәлак булучылар юк, дип хәбәр ителә.

Шартлау бәйрәм көне алдыннан булды. 5 июль көнне мөселманнар Ураза бәйрәмен билгели.

XS
SM
MD
LG