Accessibility links

Ижау мәчетләрендә гает намазына килүчеләр биналарга сыймады


Иман Нуры мәчетенә гает намазына килүчеләр
Иман Нуры мәчетенә гает намазына килүчеләр

Ижауның Җәмигъ һәм Иман Нуры мәчетләренә гает намазына килүчеләр биналарга сыймады. Бәйрәм пылавы һәм балалар өчен уен-бәйгеләр дә оештырылды.

5 июль иртәсендә Ижау мөселманнары Ураза гаете бәйрәменә мәчетләргә җыелды. Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчете ишегалды иртәнге җиде тулганчы ук дин тотучылар белән тулы иде.

Җәмигъ мәчете ишегалды
Җәмигъ мәчете ишегалды

Олы яшьтәге Шәмсетдин ага Нурмөхәммәтов Рамазан аенда уразаны да тулысынча тоткан, шәһәр үзәгендә төзелеп килүче мәчеткә көн саен ифтарларга да килгән. Кызы әтисен һәркөн машина белән йөрткән, шуңа тәравих намазын да җәмәгать белән укыганнар. Тугыз яшьлек оныгы да алар белән булган.

Җәмигъ мәчетенең беренче каты
Җәмигъ мәчетенең беренче каты

Үзәктә төзелеп килүче яңа мәчет рәсми ачылмаган, шуңа да әлегә анда гает намазлары укытылмый. Шуңа да яңа мәчетнең имам хатыйбы Нәгыйм хәзрәт Каюмов бәйрәмгә Җәмигъ мәчетенә килгән.

Рамазан аенда мәчет тирәсенә асфальт җәйгәннәр, бинаның диварларын матурлап тышлаганнар. Мәчеттә көн саен ифтарлар уздырганнар, һәр көн биш йөзләп дин тотучы авыз ачарган килгән. “Бу җәйдә яңа мәчетне ачарга ниятләп торабыз,” диде Азатлыкка Нәгыйм Каюмов.

Ураза гаетенә Җәмигъ мәчетенә бихисап кеше килгән иде. Мәчет ишегалдында төзелеш бара, мәйданның зур бер өлеше койма белән тотылган. Шуңа да иман йортының беренче катында да, ишек алдында калган барлык урыннарда да ир-атлар намазлыкларын җәеп тезелеп басты һәм намаз укыды. Мөслимәләр балалары белән биредәге мәктәп бинасының бүлмәләрендә, спорт залында урын алды.

Гаеткә килүчеләр сәдака бирмичә китмәде
Гаеткә килүчеләр сәдака бирмичә китмәде

Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт бәйрәм намазы алдыннан вәгазендә ислам диненең нигезләрен аңлатты, соңгы елда ислам диненнән читкә китеп, төрле хәвефле вакыйгаларда катнашучылардан ерак торырга чакырды. Сораулар туган очракта мәчеткә килеп ышанычлы имамнардан җаваплар алырга, интернет аша таныш булмаган кешеләр белән аралашып, туры юлдан читкә китмәскә өндәде.

Гыйбадәт йортына татар-башкортлардан тыш үзбәк, азәрбайҗан, казакълар һәм ислам динендәге башка күп кенә кешеләр килә. Вәгазь һәм гает намазыннан соң хөтбәне дә Фаиз хәзрәт татар һәм рус телләрендә сөйләде.

Намаздан соң мөфти Азатлык радиосы хәбәрчесенә ай буена мәчеттә башкарылган эшләр хакында тәфсилләп сөйләде. Көн саен мәчеттә оештырылган ифтарларга дүрт йөздән артык кеше йөргән. Аларның күбесе тәравих намазын укырга да калган. Ифтарларны да дин кардәшләребез чиратлашып оештырган. Өстәп ифтарларга йөри алмаган дин кардәшләребезгә ярдәм дә күрсәтелгән. Ярдәм башкалада яшәүчеләргә генә түгел, авыл мәчетләренә дә бирелгән.

Гает намазыннан соң да мөселманнарга ике мәчеттә дә таҗик, үзбәк милләте вәкилләре бик тәмле пылау тәкъдим итте. Резедә Миңнеханова, башка милләттәшләребез уразадан соң хуш исле, тәмле пылауны ашап, аны әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Җәмигъ мәчетендә ир-атларны һәм хатын-кызларны пылау белән аерым урыннарда сыйладылар
Җәмигъ мәчетендә ир-атларны һәм хатын-кызларны пылау белән аерым урыннарда сыйладылар

“Иман нуры” мәчетенә йөрүчеләр арасында таҗик егетләре күп. Алар бик оста Коръән укучылар. Ай дәвамында алар алышынып Коръән укыган, һәм Коръәнне тулысынча укып чыкканнар. Бу хакта мәчеттә дини белем бирүче Әнисә ханым Закирова сөйләде.

Биредә дә ифтарларга 250-ләп кеше йөргән. Быел беренче тапкыр “Иман нуры” мәчетендә гает намазыннан соң балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Мәчет янында балалар өчен бәйрәм урыны
Мәчет янында балалар өчен бәйрәм урыны

Алар өчен төрле уеннар, ярышлар, атларда йөрү каралган иде. Инде гадәткә кергән, пылау һәм татлы ризыклар да балалар күңеленә хуш килде.

Шушы бәйрәмдә Самар егете Илгизәр кызы белән катнашкан. Илгизәр Ижауда ун көн торган. Мәчетләрдә ифтарларда булган.

Рамазан аенда мөселманнарның бергә, дус яшәүләреннән, балаларга игътибар булуыннан да зур канәгатьлек хисе алган. Самарда да шундый бәйрәмнәр булдырырга кирәк дигән фикердә калган.

XS
SM
MD
LG