Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

Истанбул мәхкәмәсе 17 кешене, аның 11 русияле, террорда шикләнеп сак астында калдырды


Истанбул һава аланында видео төшергән тасмадан алынган сүрәт.

Истанбул һава аланында видео төшергән тасмадан алынган сүрәт.

Террорда шикләнелгән Русия ватандашлары интихарчылар белән таныш булмауларын белдергән.

Төркиянең Истанбул мәхкәмәсе 17 кешене, аның 11 русияле, 28 июнь Ататөрек һава аланындагы террор гамәлендә катнашы булырга мөмкин дип гаепләү белдереп, сак астында калдырды. Ататөрек һава аланында террор гамәле сәбәпле утыз кеше тоткарланган.

Сорау алынган Русия ватандашлары барсы да интихарчылар белән таныш булмаганнарын белдерде, дип хәбәр итә Dogan Haber AJansi.

Сишәмбе Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган да 30га якын кешенең тоткарлануын белдергән иде. Аның сүзләренчә, террор гамәлендә катнашы булу мөмкин дип шикләнүчеләр арасында Дагыстан, Кыргызстан һәм Таҗикстаннан чыкканнар да бар. "Кызганыч, безнең күрше Төньяк Кавказдан да террорда катнашканнар бар", диде Эрдоган.

28 июнь Истанбулның Ататөрек һава аланында террор гамәле булды. Өч террорчы башта ут ачты, аннан соң үзләрен шартлатты. 45 кеше, аның эченнән 13 чит ил ватандашы корбан булды.

XS
SM
MD
LG