Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:57

Татарстаннар җиләк җыя, әмма чиләкләре күз ачып йомганчы тулмый


Җәйге җиләк чорын татарстаннар вакытында файдаланып калырга ашыга. Республиканың кайсы гына шәһәр яны, район яки авылына юл тотма, болын-урманнарда җиләк җыючыларны очратырга мөмкин. Азатлык хәбәрчесе Биектау районы Шигале авылы болынындагы җиләкчеләр белән сөйләшеп кайтты.

Республикада җәйге ялларын җиләк чорына махсус туры китереп алучылар бар икән. Быел бигрәк тә чит илгә китмичә районда, авылда ял итүчеләр шактый. Кайберәүләр гаиләгә, балаларга дип җыйса, икенчеләре җиләк җыеп, табигатьгә чыгып тәм таба, өченчеләре яшәр өчен, акча кирәк дип җыеп сату итә. Татарстанның Биектау районы Шигале авылы янында күп кешеләргә билгеле болыннарда без барып күргән, аралашкан җиләкчеләр үзләре, гаиләләре өчен җыюларын әйтте.

Атна уртасында әле азрак булса, ял көннәрендә монда килүче машиналар саны дистәгә тула диде безгә әңгәмәдәшләребез. Араларында күрше авыл кешеләре дә, казаннар да бар. Җиләкчеләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, ир-атлар да бу эштән читтә калмаган.

“Кичә җыйганын кайнаттык, бүгенгесен туңдырырга уйладык. Җиләк җыярга теләгән кешегә җиләк табып була. Без инде соңга калганбыз дип килгән идек, бар икән әле. Дөрес инде пешеп, көеп утыра, яңгырлар аз яуды бит”, диде Казаннан килүче Алсу ханым. Ул Шигале болынына беренче тапкыр аяк баскан, бу урын турында туганнарыннан ишетеп килгән. Җиләк җыеп арган кешеләр сары, зәңгәр мәтрүшкә җыя, бу болыннарда алар да үсә икән.

“Быел җиләк күп түгел. Карап торышка гына күп күренә, җыя башласаң - вак. Шәле якларында күп дип әйтәләр аны. Сатуга түгел, үзебез, балаларыбыз өчен җыябыз. Җыйганыннан кайнатма ясыйбыз”, диде җиләкче Әлфия ханым.

"Җиләкне изеп, шикәр комы белән бутап катырсаң, әйбәт була. Бу болында инде күп түгел, җыйганнар, ваклары гына калган. Ә бит халык арасында йөргәндә ишетәсең, “Бер чиләк җыеп кайтканнар, җиләк күп”, дип сөйлиләр дә, безнең дә алар кебек күпләп җиләк җыясы килә башлый. Кеше бит Габдулла Тукай шикелле, “Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк”, дип сөйли. Чынлыкта алай түгел шул. Берничә сәгать буе бер чиләкне җыярга кирәк. Сатып алсаң да бәяле, бер литры 200 сум, чиләге 1000 сум дип әйттеләр”, ди Хәтирә ханым.

Шигале авылы болыннарыннан кайткач, таныш-белешләрдән дә җиләк җыючылар турында мәгълүматлар тупладык. Мәсәлән, чыннан да Мамадыш районы авылларында да болын тулы җиләкче булган икән. Алар җыеп Казан белән Чаллыны тоташтыручы олы юл кырыенда сату иткәннәр. Авылдагы күпчелек кеше җиләк өлгерүгә иртәнге биштән болынга, урманга йөри башлаган. Бала-чагалар да, хәтта өлкән яшьтәге әби-бабайлар да бу эштән читтә калмаган. Иң яшь җиләк җыючыларга 6-7 яшь, иң олыларына 70-75 яшь булган. Мамадышларның күбесе җиләкне сату өчен җыя. Кеше әйтүенә караганда, җиләк шактый гына керем дә китергән. Каен җиләгенең литры 400 сумнар тирәсе булса, җир җиләген 100-200 сумнан сатканнар.

Азатлык та җиләк сатучыларны күреп, бәяләрне белергә дип Казанның Чех базарына барды. Мари Иленнән килгән Галина ханым инде җир җиләген сатып бетергән иде, бер литры 200 сум диде. Үзе өлкән яшьтә булса да, яшәргә акча кирәк дип кура җиләге, карлыган, җир җиләге, каен җиләге сата. Балалары, оныклары җыярга булышкан. Тырышабыз инде, яшәргә акча кирәк бит ди ул. Галина ханым белдергәнчә, җыю бер мәшәкать булса, Казанга килеп, базарда урын табып сата алу икенчесе. Монда аларны урын бирмичә, штрафлар түләтеп, куркытып та җәфалыйлар икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG