Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәхкәмә иҗрачыларының эше кискен тәнкыйтьләнде


Җәмәгатьчелек оешмалары эшен координацияләү шурасы һәм кеше хокукларын яклаучылар утырышы
Җәмәгатьчелек оешмалары эшен координацияләү шурасы һәм кеше хокукларын яклаучылар утырышы

Уфада узган Җәмәгатьчелек оешмалары эшен координацияләү шурасы һәм кеше хокукларын яклаучылар утырышында Башкортстандагы мәхкәмә иҗрачыларының эшенә кискен ризасызлык белдерелде.

8 июльдә узган узган әлеге шура утырышында федераль мәхкәмә иҗрачылары (судебные приставы) идарәлегенең Башкортстан бүлеге эше каралды. Чараны Җәмәгатьчелек оешмалары эшен килештерү шурасы рәисе, билгеле хокук яклаучы Альмира Жукова алып барды.

Утырыш мәхкәмә иҗрачыларыннан зыян күргән кешеләрнең чыгышлары белән башланды. Бәләбәй шәһәреннән килгән “Формула” ширкәте рәисе, Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рәсүл Гәрәев кредитка ике КамАЗ машинасы сатып алулары, аларның берсе ватылгач, гарантия нигезендә төзәтү эшләренең башкарылмавы, мәхкәмә карары булуга карамастан, иҗрачыларның вазифаларын башкармавы турында сөйләде.

Зыян күргән бер эшкуарның вәкиле Рөстәм Мөлеков иҗрачыларның 44 миллион сумлык базаны өч тапкыр ким бәягә, 12 миллионлык бинаны 5 миллионга, 23 автомобильне нибары 137,5 меңгә сатуларын сөйләде. Аның сүзләренчә, кыйммәтле Пежо машиналары бары берничә дистә мең сумга гына бәяләнгән.

“Башкорт” оешмасы әгъзасы Руслан Габбасов туганы юл читендә машина төзәткәндә аңа килеп бәрелгән кешегә карата мәхкәмә карары булса да, иҗрачыларның аны таба алмавын сөйләде. Бәрдерүченең эш урыны билгеле – ул Стәрлетамак хәрби комиссариатында югары вазифада эшләүче кеше икән.

Илфир Шәймөхәммәтов
Илфир Шәймөхәммәтов

Иң кызыклы вакыйганы Кушнаренко районыннан килгән Илфир Шәймөхәммәтов сөйләде: “Хатыным белән аерылышырга туры килде. Без гаугасыз аерылыштык, улымның хәлен белешеп торам. Алимент түләп килдем. Ләкин эш урынымнан канунсыз кыскартып куйдылар. Азак мин эшләп киткән оешманың алимент җибәрмәве билгеле булды. 140 мең сум бурычым җыелганлыгы ачыкланды. Шуннан минем машинамны кулга алдылар. Мин экспертлардан аның хакы 248 мең сум торганлыгына документлар алдым. Иҗрачылар машинаны сатып, тиешле 140 меңен алганнан соң калган акчаны кайтарып бирерләр дип көттем. Сигез айдан соң мине алимент түләүдән качып йөри дип кулга алдылар һәм 10 тәүлеккә утыртып куйдылар. Баксаң, мәхкәмә иҗрачылары машинамны сатманнар, бу вакыт эчендә аннан файдаланганнар икән. Аларны җаваплылыкка тарттыру өчен бернинди эш тә башкарылмый.”

Утырышта иҗрачыларның мәхкәмә карарларын тормышка ашыру өчен тиешенчә эшләмәүләре, кулга алган милекне аз хакка бәяләп, югары бәягә сатып җибәрүләре әйтелде, алардан зыян күргән тагын берничә кешенең чыгышлары тыңланды.

Радик Рәхмәтуллин
Радик Рәхмәтуллин

Иң каты чыгышны элекке хөкемдар Радик Рәхмәтуллин ясады: “Республиканың мәхкәмә иҗрачылары идарәсе башы Зариф Байгускаровка җитешсезлекләре, гаепсез кешеләрнең зыян күрүе турында күп тапкырлар мөрәҗәгать иттек. Ләкин аның чаралар күргәне юк. Алай гына да түгел, ул “Бердәм Русия” фиркасеннән Русия Дәүләт Думасына фирка исемлеге аша депутат булып сайланырга җыена. Фирка исемлегендә ул Башкортстан башы Рөстәм Хәмитовтан кала икенче кеше булып тора. Республикада иҗрачылар хезмәтенең абруен юкка чыгарган, аңа халык ышанычын бетергән кешенең депутат булып сайланырга хакы юк. Бу “Бердәм Русия” өчен хурлык булачак. Без моны аңлатып фирка җитәкчесе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юлларга тиеш.”

Җәмәгатьчелек оешмалары эшен координацияләү шурасы рәисе Әлмира Жукова да мәхкәмә иҗрачыларыннан зыян күрүе турында сөйләде.

Әлмира Жукова
Әлмира Жукова

Жукова бу чарага республиканың иҗрачылар хезмәте башы Зариф Байгускаровны да чакырган булган. Узган көн аның белән сәгать ярым сөйләшеп утырган. Анда Байгускаров очрашуга килә алмавын, күптән түгел Уфадагы Русия төбәге иҗрачылары киңәшмәсендә Башкортстан хезмәтенең эшчәнлегенә югары бәя бирелүен, җәмәгатьчелек оешмасының тыкшынуы урынсыз булуын әйткән. Байгускаров шулай ук иҗрачылар хезмәте каршында җәмәгатьчелек шурасы эшләвен, аның утырышына чакырачагын да әйткән. Жукова сүзләренчә, ул шураны хәзер элек Байгускаровның урынбасары булып эшләгән кеше җитәкли.

Утырышта катнашучылар Зариф Байгускаровның вазифасыннан китүен таләп итте.

Чарада “Бердәм Русия” фиркасенә Байгускаровның сайлануына юл куймауларын таләп итеп мөрәҗәгать күндерергә карар ителде. Шулай ук “Мәкхәмә иҗрачылары турындагы канун”га кайбер үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр дә җибәреләчәк.

XS
SM
MD
LG