Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә һәлак булган Русия хәрбиләренең берсе татар


Рәфәгать Хәбибуллин
Рәфәгать Хәбибуллин

8 июль көнне Сүриядә Ми-25 хәрби боралагы бәреп төшерелгән. Боралактагы экипаж һәлак булган.

8 июль көнне Сүриядә Ми-25 хәрби боралагы Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" төркеме сугышчылары тарафыннан бәреп төшерелүе нәтиҗәсендә, Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин һәлак булган.

"2016 елның 8 июлендә Русия хәрби очучы-инструкторлары Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Хомс вилаятендә Сүриянең Ми-25 боралагында очканда "Ислам дәүләте" (Русиядә тыелган) сугышчылар төркеме Сүрия гаскәрләренә һөҗүм оештырган һәм саклану позициясен өзеп, зур тизлектә төбәк эченә керә башлаган, әһәмиятле нокталарны яулап алу куркынычы тудырганнар", диелә Русия Саклану министрлыгы хәбәрендә.

Сүрия хәрби җитәкчелеге сугышчыларга һөҗүм ясарга боера, командир Рәфәгать Хәбибуллин боеркыны үти һәм сугышчыларны туктата ала, әмма азакта алар боралагы бәреп төшерелә. Нәтиҗәдә Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин һәлак була.

Рәфәгать Хәбибуллин Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы Вязовый Гай авылында туган. Ул - 55 нче авиация полкы җитәкчесе. 1988 елда училище тәмамлаган. 55 нче Севастополь боралак полкында хезмәт иткән. Чечен кампаниясен тулысынча узган, Грузия-Осетия низагында катнашкан.

Сүриядә Русиянең хәрби чаралары рәсми рәвештә 2015 елның 30 сентябрендә башланды. 2016 елның 15 мартында Русия президенты Владимир Путин илдән гаскәрләрне чыгарырга кушты. Шуңа карамастан Русия хәрбиләре Сүриядә операцияләрдә катнашуын дәвам итә. Операция барышында Русия кимендә ике хәрби боралак югалткан.

XS
SM
MD
LG