Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

"Тәмле Казан" милли аш-су фестивале бәяләренә гади халыкның теше үтмәде


8-10 июльдә Казанның Иске татар бистәсендә "Тәмле Казан" II милли аш-су фестивале узды. Ризыклары телеңне йотарлык булып күренсә дә, бәяләренә тешебез үтәрлек түгел иде, дип зарланды казаннар. Әмма камерага бары тик уңай фикерләрен генә әйттеләр.

Бу ялларда Камал театры артында үткән аш-су бәйрәме кечерәк Сабантуйны хәтерләтте. Иске татар бистәсендәге Кабан күле яр буенда, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни урамнарында ачык һавада бәйрәм өчен унлап махсус чатыр корылган, милли мохит тудырылган.

Ак яулыклы әбиләр, түбәйтәйле бабайлар, калфак кигән яшь кызлар - барысы да аш-су фестивален тулыландырып торды, берәүләре тәм-томнарны тәкъдим итте, икенчеләре авыз итәргә килгәннәр иде. Тик күпчелек сату урыннарыннан гади халык бик тиз кире борылды, әйбер алмады, бәяләре куркытты. Бәйрәмне оештыручылар читтән килгән кунакларның, туристларның күңелен яулап күбрәк акча эшләп калырга ашыкты.

Татар бистәсендә элек байлар яшәгән. Гастрономия фестивале әлеге факторны да истә тоткан, ахрысы. Чөнки гади компотның бер литрын 450 сумнан саттылар. Тавык итеннән ясалган шашлыкның бер порциясе – 200, пылау – 180, сарык итеннән ясалган пилмәннең бәясе – 200, сыер итеннән ясалган бургер – 290, 145 граммлы кызыл балык салаты 200 сумнан сатылды.

Безнең янда басып торучы олы яшьтәге ханым бу бәяләрне күреп, исе китте. “450 сумга бер литр компот алганчы, базардан уртача бер кисәк ит алып, өйдә үзем гастрономия бәйрәме ясыйм”, дип гаҗәпләнде ул. Әмма бу хакта видеога сөйләмәде, гомумән кешеләр, камера күрүгә бары уңай фикерләр генә әйтергә өйрәтелгән диярсең.

Халык арасында оештыру моментларына кагылышлы ризасызлыклар да ишетелде. Күпләрдә аш-суның эсседә, кояш астында торуы шик тудырды. Шулай ук, тузанлы урамга куелган өстәл-урындыклар, аш алдыннан кул юу урыннары булмау да кайберәүләргә ошап бетмәде.

Туристлар әлеге фестивальдән кызык табып, татар милли кухнясы белән танышып йөрсәләр, җирле халык дуслары, танышлары белән күрешергә килгән. Казанда яшәүче Гөлфия ханым бу чараның нәкъ туганнары белән очрашу өчен кулай сәбәп булуын әйтте.

“Безгә бик ошый. Күрештек, аралаштык, төрледән-төрле милли ашларыбызны, күпме артистларны күрдек. Монда үзебезнең чын милли татар ризыклары әзерләнә: өчпочмак, пәрәмәч, чәк-чәк, бәлешләр. Барысы да безнең балачактагы кебек”, диде ул.

Фестивальдә Казанның 30 рестораны катнашу теләге белдергән. Алар арасында билгеле булган “Түбәтәй” татар фастфуды челтәре дә бар иде. Җитәкчеләре Солтан Сафин фикеренчә, алар тәкъдим иткән татар ризыгы тиз туклану өчен уңайлы. Көне буе фестивальдә чапканда, тиз генә ашап алырга мөнә дигән мөмкинлек дип белдерде ул. “Түбәтәй”дәге барлык аш-суның хәләл булуына да басым ясады.

Биредә милли ризыклар пешерү мастер-класслары да узды. Теләгән кеше үзен сынап карый алды. Татар ашларыннан тыш, Европа, грузин, Көнчыгыш ризыклары да бар иде.

Чарага балалар белән килүчеләр өчен махсус мәйданчыклар эшләде. Хәдия Шакирҗанова фестиваль турында интернеттан ишетеп, бирегә балалары белән килгән. “Монда барысы да бик кызыклы итеп эшләнгән, гадәти түгел. Бизәү, киенү, милли көйләр. Балалар шуны күрсеннәр, тыңласыннар дип алып килдем”, ди Хәдия ханым.

Фестивальне оештыру өчен җаваплы “Татар утары” комплексы (төп оештыручы башкаладагы рестораннар һәм кунакханәләрне сафка бастыручылар берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов) туристларны, казаннарны аш-судан тыш, кием-салым, көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре белән дә җәлеп итәргә тырышты. Һәрберсе үзенә генә хас милли үзенчәлек йөрткән, кулдан эшләнгән җиһазларның бәяләре шулай ук күпләрне шаккатырды. “Бездә дизайнерлар тарафыннан, кулдан эшләнгән әйберләр. Безнең тауар үзенең миллилеге белән аерылып тора, алар татар бизәкләре белән башкарылган. Күп кеше кызыксына, сорый, чөнки Татарстанда яшәгән кешеләргә татар милләте якын”, дип белдерде сатучы Алсу Ганиева.

Чара Казан филармониясе, татар эстрадасы артистлары катнашындагы концерт белән үрелеп барды. Биредә дәртле биюләр, моңлы җырлар һәм милли көйләр белән кайбер сәхнәләрдә татар альтернатив музыкасы да яңгырады.

Казанда билгеле ресторатор Нурислам Шәрифуллин "Тәмле Казан" фестивале профессионал аш-су осталары өчен түгел, алар аяк өстендә, тиешле шартларсыз нормаль ризык пешерә алмый дип белдерде. Аның фикеренчә, әле бу чараның уйланып, эшләнеп бетмәгән урыннары шактый. Гади кеше буларак барып карар идем, әмма андагы сатучылар үз эшләрен яхшы беләме, тәкъдим иткән ризык пешеп беткәнме, сыйфатлымы, ансы билгесез, чөнки контроль юк, ди Шәрифуллин.

XS
SM
MD
LG