Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте Кырымдагы 22 кешене "экстремистлар" исемлегенә кертте


Николай Семена
Николай Семена

Исемлектә Азатлык радиосының Кырымдагы хәлләрне яктыртучы масхус сәхифәсе авторларының берсе Николай Семена да бар.

Русия хакимияте Кырымдагы 22 кешене "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә кертте. 12 июльдә Русия финанс мониторинг хезмәте (Росфинмониторинг)бу исемлеккә Мәскәүнең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләгән журналистлар, гражданлык активистларын һәм сәяси тоткыннарны керткән.

Исемлеккә эләгүчеләр арасында Азат Европа/Азатлык радиосы карамагында булган Кырым турында яңалыклар сәхифәсе авторларының берсе Николай Семена да бар. Ул сеператизмга чакыру өчен массакүләм мәгълүмат чараларын куллануда гаепләнә. Исемлектә шулай ук Русиянең Кырымны басып алуын гаепләгән мәкалә өчен күптән түгел кулга алынган Юрий Ильченко да бар. Моннан тыш Русиядә төрмәдә утыручы тоткын Олег Сенцов, Александр Кольченко һәм күптән түгел азат ителгән Геннадий Афанасьев та кертелгән.

Росфинмониторинг Русия президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылды һәм бары аңа гына буйсына.

АКШ, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы, шулай ук халыкара хокук яклау оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары бәйсез журналистлар һәм активистларның эзәрлекләнүенә борчылу белдерде.

XS
SM
MD
LG